+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Зәмирә Рәҗәпова йорт салып кергән

Әмма Илсөянеке матуррак, ди ул. Ә Илсөя ничек уйлый?

Зәмирә Рәҗәпова йорт салып кергән
Зәмирә Рәҗәпова йорт салып кергән

Якташыбыз, журналист Зәмирә Рәҗәпова яңа йортын күрсәтте. Ул йортта эчке эшләр башлаган вакытын һәм әзер булган бүлмәләрнең видеосын куйган.

«Күпме, азмы – белмим. Бу – безнең беренче йорт. Безгә аны беркем салып бирмәде, без барысын да үзебез эшләдек. Макс белән икебезнең әниләре генә бар, алар икесе дә – пенсионерлар. Аларның ярдәменнән башка без бизнес алып бара алмас идек. Күпбалалы гаилә белән бизнесны бергә алып бару – катлаулы, әмма безнең әниләр белән мөмкин эш», – дип язган журналист.

Ул бу йортның тулысынча билгеле компаниядә эшләү акчасына төзелгәнен дә хәбәр итә. Зәмирә Рәҗәпова ире белән «челтәрле бизнес»та эшлиләр.

«Ах булган бу», – дип бәя биргән Илсөя Бәдретдинова. «Ах» түгел әле, аңа кадәр бик күп эшлисе бар. Рәхмәт! Синең баскычыңны социаль челтәрдә күреп, Илсөянеке матуррак булган, дип уйлап куйдым», – дип язган Зәмирә Рәҗәпова.

«Ә мин синең баскычыңа кызыктым», – дип җавап биргән җырчы.

Ничек булса да, исән-сау яшәргә язсын!

фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: