"Бүген - композитор, баянчы Рөстәм Хәйруллинның безнең арабыздан китүенә 13 ел.
«Мин язларны сөймим...
Ник яратмыйм –
Сине алып киткән яз бит ул.
Әйтелмичә калган җылы сүзләр,
Бирә алмый калган наз бит ул...»
Бу шигырь юллары һәр елның шушы фасылындагы минем күңел халәтемә бик тә туры килә.
Рөстәмем, син һәрвакыт күңелдә! Синең җырларың яши! Халык безгә кушылып җырлый, сине онытмыйлар. Кичә Белоруссиядә яшәүче милләттәшләр белән дә бергәләшеп җырладык. Урының оҗмах түрләрендә булсын", – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы.
Фото: tatar-inform.ru