+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Бала бит, нишләтәсең..."

Зәмирә Рәҗәпованың өенә ПДН ни өчен килгән?

"Улыгызны кыйныйсыз икән..."
"Улыгызны кыйныйсыз икән..."

"Шәһри Казан" хәбәрчесенә ул түбәндәгеләрне сөйләгән.

"— Данил улыбызга 2 яшь иде. Бала бит, нишләтәсең, кирәксә дә, кирәкмәсә дә елый, көйсезләнә. Аяз улым елак түгел иде дә, һәр бала үз холкы белән туа. Елый дип, баланы кыйнап та, әрләп тә булмый, юатасың, назлыйсың — һәр әти-әнигә таныш хәл. Көннәрдән бер көнне ишек шакыйлар. Барып ачтым. Өстәге күршебез. Ишек төбенә үк кереп басты бу. Әле түргә үтәсе! Аркылы торам. “Сезнең балагыз елак. Минем тынычлыгымны боза, йокларга комачалый”, - ди.

“Балабыз кечкенә шул, еламыйча гына үсмәсләр инде, берүк гафу итегез. Нишләтим, юри кыйнап елатмыйбыз. Көйсезләнә башлауга ничек юатасын да белмибез”, - дим.

Шул арада Данил да йөгереп килде. Әни дә зал ишегеннән башын тыкты. Данилны күргәч: “Бу бала бөтенләй дөрес түгел. Моны психиатрга күрсәтергә, махсус учреждениедә дәваларга кирәк. Үзегезнең хәлегездән килмәсә, берәр белгечкә бирегез”, - димәсенме! Телсез калдым... “Ул - үзе җүнсез хатын, ник сөйләшеп торасың? Чыгарып җибәр дә яп ишегеңне!” - ди әни.

Эшебез тыгыз чакларда балаларга күз-колак булырга әле дә әнине алып киләбез. Ул вакытта да әни бездә иде. Ишек төбендә торган зур гына йомшак уенчык мәчене күреп: “Соң, мәче тәрбияләгән бала ничек тәртипле булсын...” - дип китте тезеп. Данил да балалыгы белән шаккаткан. “Менә, үзенә әйтегез... Күрәсеңме, улым, син елаган өчен күрше апасы ачуланып кергән, еламыйбыз бүтән, яме”, - дим әле Данилга. Ничек кирәк алай этеп-төртеп диярлек чыгарып җибәрдем моны. Подъездга чыккач та ярты сәгать сөйләнде.

— Тынычландымы шуннан соң?

— Юк! Тагын концертта чакта полициядән шалтыраталар. Бу юлы ПДН хезмәткәрләре. “Улыгызны кыйныйсыз икән, елатасыз. Нигә алай итәсез? Эш ачабыз”, - диләр. “Олысын кыйнарлык түгел, ике метрлы егет инде ул, буем җитми! Ә кечкенәсенә бармак белән дә чиртә алмыйсың, болай да бик елак”, - дип, ничекләр телемне әйләндереп әйткәнмендер.

Кайткач та ПДНга аңлашырга киттек. Монысы татар кызы түгел иде, кемлегемне танымады, дикъкать белән тыңлады, сөйләп бирдем. Тагын шундый ук белешмәләр җыеп китердек. Шикаять кергәч, килеп, безнең ничек яшәвебезне күреп китәргә тиешләр бит, килделәр. Аязның йоклаган, дәрес хәзерләгән җирен кереп карагач, күрше өчен гафу үтенеп чыгып киттеләр..."

Менә шундый хәлләр дә була икән.

Чыганак: "Шәһри Казан".

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: