25, 26, 27 апрельдә Уфада «Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» кысаларында Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры гастрольләре узачак.
Түбән Кама театры Уфага 4 спектакль алып килә, алар «Нур» театрының зур залында күрсәтеләчәк.
Башкортстан башкаласында гастроль программасы «Нәзер» спектакле белән ачылачак, режиссеры - Рөстәм Галиев. Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен, шулай ук, Рөстәм Галиев куйган. Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» легендар пьесасы буенча куелган спектакле дә күрсәтеләчәк. Аны Башкортстанның атказанган артисты Фиргать Гарипов сәхнәләштергән. Лев Толстойның «Холстомер» повесте буенча куелган «Алаша» спектакле – бу театр сезонының премьерасы. Режиссеры - РөстәмГалиев.
Спектакльләргә билетларны «Пушкин картасы» буенча да сатып алырга мөмкин.
24 һәм 28 апрельдә труппа Авыргазы районының Толбазы авылында Т. Миңнуллинның «Кызлар кызык итәләр» комедиясе һәм В. Лифшицның «Мираликундия. Серле гиппопотам» әкияте белән чыгыш ясаячак.
Фото: "Нур" театры