+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 апрель 2023, 15:25

"Соңгы арада ярата башладым..."

Фирдүс Тямаевны хәләл җефете әллә ничекләр "сихерли" икән.

"Соңгы арада ярата башладым..."
"Соңгы арада ярата башладым..."
"Шәһри Казан"га биргән интервьюсында Фирдүс Тямаев болай дигән.

"-Ерак юлда йөргәндә гаиләне ничә көннән сагына башлыйсыз?

– Ике-өч көннән сагынам. Соңгы ике елда аеруча нык сагындыра. Яңа өй җиткереп чыктык. Йортыбыз нурлы, кунаклар килсә, китә алмый, шөкер. Резедә – мунча корты, көн саен диярлек мунча яга. Мин мунчаны бик яратып бетерми идем. Соңгы арада ярата башладым. Тормыш иптәшем әллә нинди үләннәр салып “сихерли”. Шулай саклап тота инде.
 
Гастрольләрдә йөргән кешенең гаиләсенә, сүз дә юк, авыр. Икенче елга графикка үзгәрешләр кертәсем килә. Гаиләгә дә күбрәк игътибар биреп, төркемнең дә яхшы хезмәт хакын сакларга кирәк. Төркемдә 20дән артык егет-кыз эшли. 10 тонна җиһазлар, ике автобус белән юлга чыгабыз. Төркемнең бер көнлек хезмәт хакына якынча 150 мең сумнан артык акча китә".

Ул, шулай ук, сәламәтлеген саклау зарурлыгы турында да әйткән.
 
фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: