+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
3 апрель 2023, 05:15

Идрис Кәлимуллин Тайландта фил ашатып йөри

Ул аларга кабактан, дөгедән, бананнан кәтлитләр ясый.

Идрис Кәлимуллин Тайландта фил ашатып йөриИдрис Кәлимуллин Тайландта фил ашатып йөри
Идрис Кәлимуллин Тайландта фил ашатып йөри
Шушы көннәрдә туган көнен билгеләгән җырчы Идрис Кәлимуллин гаиләсе белән Тайландка киткән. Үзе белдерүенчә, озакка. Бик күңелле ял итәләр. Төрле җирләрдә йөриләр.

Бер видеосында - филләр янында. Баксаң, җәмәгате Гүзәл филләр ярата икән. Бөтен өйләре филләр сыны һәм сурәтләре белән тулган. Ә монда тере филләр! Гүзәлнең ничек шатланганын күз алдына да китереп булмый.

Менә шунда Идрис әфәнде филләрне үзе ашатырга булган. Аларга кичке ашка кәтлит ясаган. Бәлки, җырлап та биргәндер әле. Булыр аннан.
 
фото: социаль челтәрләрдән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас