+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 апрель 2023, 07:45

"Яратам, дип әйтәлмәдем..."

Барысын да вакытында эшләргә кирәк, ди Әнвәр Нургалиев.

"Яратам, дип әйтәлмәдем..."
"Яратам, дип әйтәлмәдем..."
Әнвәр Нургалиевның әнисе вафат булганга 4 ел узган.
 
Җырчы, якын кешесен искә алып, социаль челтәргә видео урнаштырган.

«Бүген – әнисез калганга 4 ел. Гомерем буе сиңа Коръән укып, догалар укып яшәргә язсын, Аллаһы боерса. Бүген дә менә догалар укыттым, изге Рамазан аенда кабул булсын догаларым. Әмма күңел сыкрый һаман. Ничә яшьтә булсаң да, әти-әнисез калгач, ятимгә әйләнәсең икән. Бер генә үкенечем калды – әниемә «яратам сине, әнием» дип әйтәлмәдем. Шуңа күрә, исәннәрнең кадерен бел, мәрхүмнәрнең каберен бел, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Тыныч йокла, әнием», – дип язган җырчы.

Әнвәр Нургалиевның әнисенең үлеме бик үкенечле булды. Аны коронавирустан вафат булды, дип фаразлап, махсус табутта җирләделәр.
 
Фото: социаль челтәрләрдән. 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: