+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 апрель 2023, 14:00

"Бүген бездә юбилей булган булыр иде..."

Илфак Шиһаповның туган көнендә аның улы шулай дигән.  

"Бүген бездә юбилей булган булыр иде...""Бүген бездә юбилей булган булыр иде..."
"Бүген бездә юбилей булган булыр иде..."

- Бүген иртән улым белән шалтыратышып: “Бу датаны онытырга ярамый”, – дип сөйләштек. Нариман да: “Әни, мин аны онытмадым да инде. Бүген бездә юбилей булган булыр иде”, – диде.

Туган көнендә генә түгел, аның турында көн саен сөйләшәбез, әлбәттә. Улым белән генә түгел, төркемем белән дә. Концерт вакытларында ниндидер уңайсызлыклар килеп чыкса да, һәр нәрсәгә Илфак күзе белән карарга тырышам. “Ә бу очракта Илфак нишләгән булыр иде икән?” – дим.

Мин, гомумән, теге яки бу эшне күп очракларда аның күзлегеннән карап хәл итәм. Сагынып искә ала торган сыйфатларына килгәндә, кайбер нәрсәләргә җиңелрәк караган якларын еш искә алам.

Ул еш кына: “Илсөя, тормыш ул алай гына түгел. Икенче яклап карап кара әле”, – дип әйтә иде. Бик авыр моменттан да, башка яктан карап, позитив таба белә иде, – дигән ул "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенә Илфак Шиһаповның туган көнендә.

Илсөя әйтүенчә, ул Илфак Шиһаповның каберен соңгы тапкыр көзен зыярәт кылган.

– Ул якларга гастрольләр белән кайтканда зиратка бер генә тапкыр да кермичә киткәнем юк. Кайтканда Нариман белән бергә кайтырга тырышабыз. Төнге вакыт булса, машина белән кычкыртып китәбез дә, көндез кереп чыгабыз. Гадәттә, без бергә керәбез дә, мин икесен генә калдырып чыгып китәм. “Улым, әтиеңә миннән башка гына әйтәсе килгән сүзләреңне әйт”, – дим. Нариман 15-20 минут үзе генә торып чыга, – дигән җырчы.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас