

«Гаиләбездә бәхет артты! Аллаһ бүләге! Көттек сине, балам. Син килдең, Аллаһыма мең шөкер», – дип яза ул.
Айгөл белән ире Рөстәм 4 яшьлек Айяны үстерәләр. Бәхет өстәп, тагын бер кызлары туган. Баланың авырлыгы - 3620 грамм, буе - 53 см.
Айгөл бәби тапканда ире янында булган, көч биреп торган.
Яшь әти-әнине котлауларга кушылабыз, исән- сау игелекле бала булып үсүен телибез.
Фото: социаль челтәрләрдән.