+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 апрель 2023, 17:33

“Музейлар төне” акциясе якынлаша

Башкортстанда “Музейлар төне” акциясе 20 майда узачак. Ул 18.00 сәгатьтә башлана. Чарада республиканың дәүләт һәм муниципаль, шулай ук корпоратив һәм шәхси музейлары катнашачак.

“Музейлар төне” акциясе якынлаша“Музейлар төне” акциясе якынлаша
“Музейлар төне” акциясе якынлаша

“Музейлар төне”нең быелгы темасы "Тарих һәм тарихлар". Уфа муниципаль музейлары Педагог һәм остаз елына багышланган программа әзерли. Ленинның йорт-музеенда "Ученье свет!" күргәзмәсе ачылачак һәм акция кысаларында каләм белән язу буенча мастер-класс узачак. Ә Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Башкорстан оешмасы начар күрүчеләр белән күргәзмә һәм "Азбука Брайля" мастер-классы әзерли.

Милли әдәби музей филиалларында - Мәжит Гафури мемориаль музей-йортында, Мифтахетдин Акмулла музеенда, Шәехзадә Бабич музеенда, Арслан Мөбарәков музеенда, Мөхәммәтсәлим Өметбаев музеенда чаралар узачак, темасы - "Педагог һәм остаз елы".

"Пушкин картасы" буенча билетларны ташламалы бәя буенча алырга була. Акциядә катнашучы музейлар исемлеге, чаралар программасы, 20 майда кичен музейларның эш режимы һәм билетларга бәяләр музейларның интернет-ресурсларында басылачак.

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас