+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 апрель 2023, 02:40

Әлфия белән Илһамның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк!

Нигә соң ул бүген легендаларыбыз Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалованың рейтингы сәхнәдәге эреле-ваклы җырчыларныкыннан түбәнрәк? Салаватны шушы сорау борчый. Сез ничек җавап бирерсез?

Әлфия белән Илһамның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк!Әлфия белән Илһамның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк!
Әлфия белән Илһамның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк!

Бу фикерен ул Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясендә әйткән.

«Сүземне үпкәдән башлыйм. Илһам абый белән Әлфия апаның рейтингы бүген иң түбән дәрәҗәдә тора. Бу чын татар стиле. Бигрәк тиз бөтен нәрсәне онытабыз: яхшыны да, яманны да! Бу, кызганычка каршы, безнең яшәү рәвеше. Кеше әлеге фестивальгә эләгү турында хыялланырга тиеш. Ә Әлфия апа турында кызы Зөлфия тынгысыз булганга күрә онытмыйлар. Илһам абыйны максатчан онытабыз. Бу – коточкыч! Әллә бар, әллә юк», – ди ул.

Аның сүзләренчә, Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемнәрен берләштереп, бер конкурс үткәрергә кирәк.

«Мин күптән әлеге ике исемне бәйләргә кирәк, дип саныйм. Хатын-кыз тавышын ир-атныкы белән чагыштырырга ярамый. Бу – икесе ике төрле юнәлеш. Аларны бергә бәйләп «супер» конкурс үткәрергә кирәк. Икесен бергә кушып эшли алсак, Аллаһка шөкер була. Бу очракта кемне гаепләргә дә белмим. Әмма Әлфия апа белән Илһам абыйны түгел!» – дигән ул.

Салават Фәтхетдинов ике бөек исемнең престижын, рейтингын күтәрү өчен эшләргә чакырды, дип яза "Матбугат.ру". «Миңа калса, шушы ике кешенең престижын, рейтингын күтәрергә кирәк. Алайса бөтен кешенең эше күп. Мин мактанып утырырга урын тапмыйм. Бу – трагедия! Бу нәрсәгә бәйле булганын белмим. Ялкаулыкмы икән бу, хәерчелекме? Шул рәвешле без аларны түгел, ә милләтне күтәрәбез. Әлеге шәхесләрдән бизнес ясап булмый берничек тә. Булганын табып эшли торган эш бу. Минем шундый бәя», – ди җырчы.

Әлфия Авзалованың кызы, аның исемендәге фонд президенты Зөлфия Авзалова фестиваль-конкурска ике атна эчендә 200дән артык гариза кабул ителүен әйткән. «Безнең фестиваль-конкурс халыкара булгач, ул татар телендә генә түгел, ә урыс телендә дә, казах телендә дә һәм башка телләрдә дә булачак. Күп кунаклар көтәбез. Гаризаларны 22 марттан бирле кабул итәбез. Ике атна эчендә 200дән артык гариза килүе мине бик шатландырды», – дигән ул.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=40377

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас