+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 Апреля 2023, 08:50

Никах көнен билгеләгәннәр!

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның иң матур көннәре якынлаша. 

Никах көнен билгеләгәннәр!Никах көнен билгеләгәннәр!
Никах көнен билгеләгәннәр!

Аларның никах мәҗлесе шушы ялларга планлаштырылган. Бу хакта Ришат Төхвәтуллин виртуаль дусларының сорауларына җавап биргәндә хәбәр итә.

«Никах кайчан?» – дип сораган дустына Ришат: «Тагын 4 көн калды», - дип җавап кайтарган.

Якташларыбыз  Башкортстанга кайткан. Никах мәҗлесенең Карамалы-Гобәйдә, яки Алиянең туган ягы – Чишмәдә булуы ихтимал. Мәҗлестә иң якын кешеләр генә булачак дигән хәбәр бар.   

Фото: социаль челтәрләрдән.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас