+24 °С
Яңгыр
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
19 апрель 2023, 08:30
Милли костюм көне ничек узачак?
Башкортстанда "Милли костюм көне" билгеләп үтеләчәк.
Милли костюм көне ничек узачак?
Чараларны Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты әзерли. 20 апрельдә төп бәйрәм чарасы Уфаның «Планета» сәүдә үзәгендә узачак.
Монда Башкортстанның төрле халыкларының аутентик һәм сәхнә костюмнары тәкъдим ителәчәк. Башкортстанның «Агыйдел» сәнгать кәсепләре үзәге җитеннән ясалган актуаль коллекцияне күрсәтәчәк. Моннан тыш, чарада катнашучылар барлык яшьләргә исәпләнгән төрле осталык дәресләренә йөри алачак.
10 апрельдән үк Башкортстан халыклары дуслыгы йорты филиалларында «Милли костюмлы фото» онлайн-акциясе старт алды. 13-14 апрельдә Чиләбе өлкәсенең һәм Баймак районының башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре "Мин милли киемдә" флешмобларын эшләтеп җибәрде. 14 апрельдә Чиләбе өлкәсендә милли костюмнарда фотосессия узды.
Әлеге бәйрәм турында тулырак
https://www.bashinform.ru/news/culture/2023-04-17/master-klassy-konkursy-i-defile-v-bashkirii-otmetyat-den-natsionalnogo-kostyuma-3222899
сылтамасы аша кереп белергә була.
Фото: Динар Кәлимуллин
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"