+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 апрель 2023, 07:55

"Иркәм, миңа китәргә кирәк..."

Илсөя Бәдретдинова белән мистик хәл булган.

"Иркәм, миңа китәргә кирәк..."
"Иркәм, миңа китәргә кирәк..."

Аның бертуган апасы ике ел элек яман шеш авыруыннан вафат булган иде. Үләр алдыннан җырчының төшенә кергән, аның белән бәхилләшкән.

"Без Нижневартовскига концерт белән килгән идек. Бүлмәдә 4 кыз йоклыйбыз. Иртәнге биштә акырып елап уяндым. Кызлар да мин елаганга уянган.

Апай яныма килде дә: «Иркәм, миңа китәргә кирәк. Сау бул, яме», – дип кочаклады. Мин аны шундый ачык күрдем. Ул минем янымда басып, миңа карап торды.

Табибына шалтыраттым. «Илсөя, хәлләр кинәт начарланды. Башка көрәшә алмыйбыз», – диде. Берничә көннән мәңгелеккә китте», – дип язган ул.

Фото: "tatar-inform"
 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: