Фәрзәнә Сәгыйтова Башкортстан һәм Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә оста вокал укытучысы, җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес булып танылу алган. Ул – Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры, Русия Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге III Яшь җырчылар ачык республика конкурсының беренче премиясе лауреаты, Русия Мәдәният министрлыгы каршындагы вокал сәнгате буенча совет әгъзасы, профессор, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы мөдире.
Фәрзәнә Фаткулла кызы Уфа сәнгать училищесында – 48, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында 50 студент укытып чыгарган. Алар арасында – Русиянең атказанган артистлары Фәнәви Салихов, Антонина Волкова, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова, Башкортстанның халык артистлары Рима Амангилдина, Фәдис Ганиев, Миңзифа Искуҗина, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Башкортстанның, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Букеева, Рөстәм Асаев, Илһам Вәлиев, Лилия Биктимерова, Ришат Төхвәтуллин, Руслан Сәйфетдинов, Флорида Исмәгыйлева һәм башкалар. Һәр студентын үз баласыдай күреп укыткан, җыр сәнгатенең асылына төшендергән олы йөрәкле укытучы, гаиләсендә – җаваплы вазыйфаларда эшләгән иренә – терәк һәм сөекле хатын, ике улына дөрес һәм ныклы тәрбия биргән газиз әни Фәрзәнә Фаткулла кызының тормыш сукмакларыннан гәзит укучылар белән бергәләп узабыз.
– Фәрзәнә Фаткулловна, Сез бихисап укучыларны сәнгать, җыр дөньясына, үзегезнең бар булмышыгызны, белемегезне, сәләтегезне уртаклашып, җитәкләп алып керүче. Ә менә үзегезне шушы сихри моң иленә кем ияртеп алып керде?
– Совет чорында төпкел авылларга да чыгып, сәләтле балаларны барлап, аларны уку йортларына чакыру бар иде. Менә шундый командировкаларының берсендә Макар районының (хәзерге Ишембай) Янарус авылындагы мәктәпкә Хөсәен Әхмәтов килде. Мин анда туган авылым Көзәндәге сигезьеллык мәктәптән соң укырга барган идем. Укытучыларым мине Хөсәен Әхмәтовка тыңлатып карарга булды. Җырлап күрсәткәч, мине Уфа сәнгать училищесына чакырып, имтиханнарда көтеп калуларын әйттеләр. Шулай итеп, мин Уфага юлландым. Кабул итү комиссиясе каршында башкорт халык җыры “Сәлимәкәй”не башкардым. Җырлап бетергәч, Мәгафур Хисмәтуллин фортепиано артына барып утырды да, төрле тональностьтә тагын җырлатты. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга кердем. Әти-әнием: “Училищега гына укырга кердең мени? Югары белем алырга кирәк!” – диләр. Мин аңлатып биргәч, каршы килмәделәр.
– Җырга сәләт каян килә?
– Башкорт халык җырларын тыңлап, гаиләдә җиде бала үстек. Миннән өлкәнрәк абый һәм апаларым халык җырларын өйрәтте. Безнең якта әтәй, әнкәй дип дәшәләр. Әтәем бик матур җырлый иде. Сабантуйда аны гел генә “Буранбай”ны сорап җырлаттылар. Печән эшләргә барганда искиткеч матур тенор тавышы белән җырлаганы хәтердә. Ул баш бухгалтер булып эшләде. Төне буе отчет белән утырганы истә. Мин 1943 елда туганга күрә, урамдагы бала-чага гел генә ирештерә иде. Берсендә, оялсам да, әниемнән бу хакта сорадым. Әтәй сугышта яраланып, 1942 елда ялга кайтып киткән була. Шуннан соң 1943 елның апрелендә мин дөньяга килгәнмен. Ә инде майда әтәем сугышка яраксызланып, туган ягына кайта. Ул 87 яшен тутырып, бакыйлыкка күчте.
Әнкәй колхозда эшләде. Аның матур, моңлы тавышы белән Коръән аятьләре укыганы әле булса колагымда яңгырый.
– Сез училищеда Миләүшә Мортазина классында укыгансыз, ә инде сәнгать институтында Людмила Менабени классын тәмамлагансыз. Гадәттә, училищеда укыган укытучы үз студентын сәнгать институтында да укытуын дәвам итә. Сезнең очракта нишләп алай килеп чыкты?
– Әйе, әлбәттә, бер үк укытучыда училищеда да, институтта да укысаң, яхшы яклары күбрәк. Училищены тәмамлагач, миңа Мәскәү консерваториясенә укырга барырга юллама биргәннәр иде. Тик мин кияүгә чыгып, Ишембайга киттем. Анда балалар музыка мәктәбендә укыттым. 1968 елда Уфа сәнгать институты ачылды. Ә инде бер елдан вокал бүлеге дә эшли башлады. Минем югары белем алу теләгем көчле иде, шуңа күрә дә 1969 елда укырга кердем. Әйтергә кирәк, ике укытучымнан да уңдым. Алар үз эшләренең югары дәрәҗәдәге остасы булдылар. Диплом эшендә, Заһир Исмәгыйлевның “Шәүрә” операсында Шәүрә ролен башкаруымны тыңлагач, Мәгафур абый Хисмәтуллин: “Фәрзәнә, сиңа мотлак опера театрына эшкә урнашырга кирәк. Син җырларга тиеш!” – диде. Ә мин язмышым кушуы һәм Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча Уфа сәнгать училищесына вокал укытучысы булып эшкә урнаштым. Моның сәбәбе дә җитди иде. “Ирем югары вазыйфада, партия эшендә ялны белми хезмәт куя. Мин дә гастрольдән-гастрольгә йөрсәм, балаларыбызны кем карар?” – дип уйладым да, үземне укытучы һөнәренә багышладым.
– Шулай да, вокал укытучысы да тынгысыз, күп вакытны таләп итә торган хезмәт.
– Улларым кечкенә чакларында, студентларымнан көнләшеп, үпкәләп куйганда: “Син үзеңнең студентларыңны безгә караганда ныграк яратасың, вакытыңны күбрәк бүләсең”, – дип әйтә иде. 25 ел Уфа сәнгать училищесында укытучы, вокал сәнгате бүлеге мөдире вазыйфаларын башкардым. 1995 елдан бүгенгә кадәр Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы мөдиремен. Эшемне яратып, бар булмышымны биреп башкарганга авыр яклары сизелми дә. Киресенчә, мин эшемнән тәм табып, укучыларымның уңышларына сөенеп, илһам алып хезмәт итәм.
– Сез инде йөзгә якын студентны укытып чыгарган вокал укытучысы. Әле дә алар белән эшлисез. Һәр укучыгыз белән республика, Русия, халыкара конкурсларда катнашасыз, җиңүләргә ирешәсез. Ә инде һәр бәйге артында укытучы белән укучының фидакарь хезмәте ятуын күпләр белә. Ә менә үзегезнең класска аларны ничек сайлап аласыз?
– Төрлечә килеп чыга: кемдер алдан ук миндә укырга теләк белдерә, кемнедер үзем сайлыйм. Кайчандыр мине Мәгафур агай берничә тапкыр “Сәлимәкәй”не җырлатып караган кебек, үзем дә шул ысулны кулланам. Болай иткәндә, булачак студентның диапазонын белеп була. Шулай ук, укырга килгән баланың әти-әнисе белән танышам, алар белән дә элемтәдә торырга тырышам, чөнки болай иткәндә нәтиҗә яхшырак була.
Ходай һәр кешегә кабатланмас тавыш бүләк итә. Менә шул табигатьтән бирелгән тавышны саклап, дөрес юнәлеш биреп, аның барлык мөмкинлекләрен табып, ачарга кирәк. Ә нигезне дөрес салсаң, ул инде нык була, укучы юлын да дөрес таба.
– Халкыбыздагы “Ир – баш, хатын – муен” дигән мәкаль белән килешәсезме?
– Тулысынча килешә алмыйм. Акыллы ирнең башын муен гына бора алмый, минемчә. Ирем күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Нигъмәтулла улы белән яшьли өйләнештек. Мин училищеның икенче курсында укыганда безнең тулай торакта танышып, өч ел матур итеп дуслашып йөрдек. Ә инде 1966 елның 23 апрелендә өйләнештек. Мин бервакытта да аның эшенә кысылмадым, сүз йөртмәдем. Ул миңа иркәм дип кенә дәшә. Улларыбыз Азамат белән Салаватны үз үрнәгебездә тәрбияләргә тырыштык. Улларым икесе дә Нариман Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбенең фортепиано классын тәмамлады. Тормыш юлларын үзләре теләгәнчә сайлап, шул юлдан киттеләр.
– Әйе, улларыгызның икесе дә бүген – күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре. Ә менә “Баланың баласы – балдан татлы” дигән әйтемгә Сезнең караш ничек?
– Балаларымны да, оныкларымны да бертигез яратам. Оныкларыбызның һәркайсына башкорт халык җырларында җырланган Шәүрә, Зәлифә, Урал, Буранбай, Сәлимә исемнәрен куштык. Алар кечкенә чакларында “Тамыр” тапшыруында катнашты, музыка белән шөгыльләнде. Ә инде Шәүрәбез – республикада танылган пианистларның берсе, Ш. Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты.
– Гаиләгездә килен-бианай мөнәсәбәтләре ничек?
– Килен – бианай туфрагыннан, диләр. Мин үзем дә Тәлгатьнең әнисе белән бер генә дә сүзгә килмәдем. Киленнәрем Гөлйемеш белән Айсылу икесе дә гаиләбезгә матур итеп керә белделәр. Әйткәндәй, Гөлйемешнең чын исеме Наташа. Ул Азаматка кияүгә чыккач, үзе теләп исемен алыштырды, башкорт телен үзләштерде, башкорт халык ашларын да пешерергә өйрәнде. Мин киленнәремне кызларым кебек кабул иттем.
– Бу дөньяда нәрсәгә ышанасыз?
– Аллаһка, аның кодрәтенә ышанам. Әнием Совет чорында да биш вакыт намазын калдырмады. Безнең күңелләргә дә Аллаһка ышану хисен сеңдереп үстерде. Хәтеремдә, Уфага укырга китәр алдыннан сорадым: “Мин ашханәдә ризыкланганнан соң ничек итеп “Амин” әйтермен икән?” Әнием: “Иң мөһиме – син чын күңелдән догаңны укы”, – диде.
– Ирегез Тәлгать Сәгыйтов эссе жанрындагы “Хәтер ипкендәре” дигән истәлекләр җыентыгы бастырып чыгарды. Бу зур хезмәт Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә дә лаек булды. Сезнең дә кулыгызга каләм алып, тормышыгыз, укучыларыгыз турында истәлекләр язасы килмиме?
– Укучыларым белән бәйле истәлекләр турында язарга булыр иде. Үзем турында – юк.
– Фәрзәнә Фаткулловна, юбилеегызны ничек үткәрергә уйлыйсыз?
– 75 яшемне бик зурлап, сәхнә йолдызлары булып танылган укучыларым белән бергәләп Башкорт опера һәм балет театрында үткәргән идек. Бу юлы, илдәге вәзгыять аркасында, алай зурлап үткәрергә күңелем үсми. Шуңа күрә гаиләм белән билгеләрбез дип уйлыйм. Якыннарым, балаларым, оныкларым арасында булу – үзе зур бәхет.
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.
Студентлары остазлары хакында
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе Зөлфия Шакирова:/u]
– Мин балачактан җырчы булырга хыялландым. Аллаһка шөкер, хыялым тормышка ашты, чөнки юлларымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Унынчы сыйныфтан соң Уфа сәнгать училищесына укырга кергәч, профессиональ сәнгать дөньясына җитәкләп алып керүчем – Фәрзәнә Фаткулла кызы. Мин аңа чиксез рәхмәтле. Укыган чакларымны, укытучымны әле дә сагынам һәм яратып искә алам. Ул безгә вокал серләрен ачты, тормыш мәктәбе сабагын да бирде, изге теләкләрен дә теләде һәм аларның барысы да тормышка ашты. Аңа алдагы көннәрендә дә сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телим.
]Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, Русиянең “Алтын битлек” милли театр, Ш. Бабич исемендәге, “Онегин” VII Русия Милли опера, Свердловск өлкәсе губернаторы премияләре лауреаты Илһам Вәлиев:[/u]
– Фәрзәнә Фаткулла кызында мин тугыз ел укыдым. Шушы вакыт эчендә ул миңа икенче әнием кебек якын булды. Укытучым әниләрчә ягымлы, шул ук вакытта таләпчән һәм җитди дә була белде. Аның ярдәме, тырышлыгы белән бик күп чараларда, концертларда, төрле конкурсларда катнаштык. Алар арасында бүген инде кызык хәл итеп искә алганнары да бар. Мәсәлән, 2000 елда Фәрзәнә Фаткулловнаны, концертмейстер Фәйрүзә Миәссәровнаны, әтидән калган алтынчы модельле “Жигули” автомобиленә утыртып, Казан шәһәрендә узган М. И. Глинка исемендәге халыкара вокалчылар конкурсына бардык. Ул бәйгедә мин җиңү яуламасам да, укытучыларымны үзем руль артына утырып алып бардым, Казанда Зөлфия апа белән Җәвит абый Шакировлар фатирында яшәвебез истә калган.
Һәрвакыт көләч йөзле, әниләрчә киң йөрәкле, йомшак күңелле, укучыларына карата һәрвакыт игътибарлы булганы, үз баласыдай тәрбияләгәне өчен Фәрзәнә Фаткулловнаны Аллаһ үзе зурласын! Киләчәктә аңа һәм гаиләсенә исәнлек-саулык, озын гомер телим!
Башкортстанның халык артисты Миңзифа ИскуҖина:[/u]
– Һәр җырчының сәхнәдә, тормышта уңышлы булуы аның укытучысына да бәйле. Фәрзәнә Фаткулловна яшәешебезгә кадәр игътибарлы булды. Ул тормышта үзеңне ничек тотарга, өс-башыбызны пөхтә, матур итеп йөртергә дә өйрәтте, киңәшләрен бирде.
Мин башкорт халык җырларын тыңлап үссәм дә, аларны җырларга курка идем. Фәрзәнә Фаткулловна белән бергәләп шул куркуны җиңдек һәм училищеда “Сәлимәкәй” җырын өйрәндек.
Туксанынчы еллар башында, үзгәртеп-кору чорында Казахстан белән алмаш программа буенча мине шунда укырга җибәрергә булдылар. Моны Фәрзәнә Фаткулловна белеп алгач, мине җибәрмәскә була җитәкчеләр белән сүзгә дә килде. “Миңзифа Казахстанга киткәч, аңа башкорт халык җырларын кем өйрәтер, кем җырлатыр? Ул үзебезнең республикада калырга, җырларга тиеш!” – дип әйтте дә, ахыр чиктә утырып елады. Менә шулай һәр студенты өчен җан атып торучы булды ул. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә үз йортына чакырып, кунак итә иде. Фәрзәнә Фаткулловна белән сокланам, яратам, хөрмәт итәм. Без, аның студентлары, бик бәхетле кешеләр!