+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 апрель 2023, 07:35

"Хәтта хыяллана да алмадым..."

Данир Сабировның иҗатын гади халык кына түгел, сәхнә йолдызлары да бик ярата

"Хәтта хыяллана да алмадым..."
"Хәтта хыяллана да алмадым..."
 Әнә концертларының берсендә Салават Фәтхетдинов белән Айдар Галимов та булган.

 Данир бу ике шәхесне үзе дә бик ярата, аларга пародияләрне бик оста күрсәтә. Нәкъ шушылары аеруча да шәп килеп чыккан сыман. Үзләренә пародияне легендар җырчылар да уңай кабул иткән, эчләре катканчы көлгәннәр ди.

«Эстрадабызның ике бөек шәхесе концертымда бер үк миниатюраны карый.

Салават абый, Айдар абый! Тамашама килүегез – минем өчен зур бәхет. Тулай торакта үскәндә... урындыкка басып, күрше апаларына җырлаганда, мин моны хәтта хыялыма да кертә алмый идем», – дип язган Данир шәхси аккаунтында.

Дуслары да юмор остасына җылы  комментарийлар калдырганнар.

 Фото: intertat-tatar

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: