+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 апрель 2023, 07:25

Китап ярминкәсендә әкият сөйләүчеләр дә бүләкләнәчәк

17 апрельдән 27 майга кадәр Башкортстанда республика халыкларының туган телләрендә дөнья халыклары әкиятләрен яшь башкаручыларының «Һаумы, һаумы, әкият!» төбәкара конкурсы үтә.  

Китап ярминкәсендә әкият сөйләүчеләр дә бүләкләнәчәкКитап ярминкәсендә әкият сөйләүчеләр дә бүләкләнәчәк
Китап ярминкәсендә әкият сөйләүчеләр дә бүләкләнәчәк

Проект Башкортстан халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен популярлаштыру һәм ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Конкурста мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре, гомуми белем бирү учреждениеләренең, өстәмә белем бирү учреждениеләренең 1-4 сыйныф укучылары, мәктәпкәчә, гомуми белем бирү учреждениеләренең фольклор коллективлары, шулай ук гаилә фольклор коллективлары катнаша ала.
Конкурс номинацияләр буенча үткәрелә: берүзең номер башкару (әкиятне аңлаешлы уку); әкиятне сәхнәләштерү; мультипликацион һәм анимацион фильм (туган телдә халык әкиятләре).
Иҗади ярышларда катнашу өчен 10 майга кадәр morbskazka2023@gmail.com электрон почта адресына гаризаларны, видеоязмаларны, эшкәртү өчен шәхси мәгълүматларны җибәрергә кирәк.
Конкурста катнашучыларның эшләре «Вконтакте " социаль челтәрендә урнаштырылачак: https://vk.com/public201844941
Конкурсның нигезләмәсе белән Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: (https://education.bashkortostan.ru/documents/active/416154/)
Конкурс нәтиҗәләре 2023 елның 27 маенда «Китап-байрам» Халыкара китап ярминкәсе кысаларында игълан ителәчәк. Гран-При ияләре, җиңүчеләр, призерлар, конкурс номинантлары Башкортстанның Мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломнары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 26-28 май көннәрендә Уфада беренче тапкыр «Китап-байрам» китап ярминкәсе узачак. Чара ВДНХда Мәскәү Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе һәм «Красная площадь» китап фестивале белән охшашлыкта оештырылачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас