

26 апрель — татар халкы өчен гади көн түгел. Бөек Тукай дөньяга килгән ямьле язгы көндә милли җанлы һәркайсыбыз күңелендә якты хисләр уяна. Шагыйрьләргә илһам килә, җырлар туа...
Тукайга багышлап язылган шигырьләр дә байтак инде. Әйдәгез, бүген республикабызның халык шагыйре Марат Кәримовның матур һәм мәгънәле шигырь юлларын искә төшереп, күңелләребезне хушландырыйк, бөек Тукаебызны искә алып, аңа хөрмәт һәм сөюебезне белдереп, рухын шатландырыйк. Бәйрәм белән!
Тукай кирәк!
Марат КӘРИМОВ
Шаулы Печән базары бу,
Алдау-алдашулар шактый.
Базарчылар бугаз ерта,
Үз товарын мактый-мактый.
Әнә тишек бер арбада
Сәерсенеп сабый бага.
Азак елар яше калмас,
Ә хәзергә яше ага.
Абзый кеше көр тавышлы,
Колакларны яра бигрәк:
– Асрар өчен ятим бала
Кемгә кирәк? Кемгә кирәк?
Раббысы ят яратканмы,
Ник сабыйга дөнья үчле?
Юк, юк, ул бит шат яраткан,
Шуңа аның рухы көчле.
Милләт зарын җыйган Апуш
Үсеп зуп-зур Тукай була,
Шуңа шигыре уттай була,
Шуңа сүзе уктай була.
Уттай сүзе — җанга азык,
Уктай сүзе — рухи терәк.
Шундый сүзләр кемгә кирәк?
Сиңа кирәк! Миңа кирәк!
Күр, илебез охшап калган
Зур бер Печән базарына.
Шул базарда без — ятимнәр,
Мохтаҗ заман назларына.
Ничек соң жан асрарга дип
Бик китмәсен һушларыбыз.
Дөнья читлеген тарсынып
Очсын күңел кошларыбыз.
Ятимлекне үзе җиңгән
Тукай рухлы ирләр — сирәк.
Безне үргә әйдәр өчен
Тукай кирәк! Тукай кирәк!