+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 апрель 2023, 16:15

Тукай - татар милләте символы

Уфада Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган шигърият кичәсе һәм "Тукай моңнары" бәйгесенең финалы узды.



Уфа "Нур" татар дәүләт театры каршысында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янына уфалылар, шәһәр кунаклары, бөек шагыйрьнең иҗатын яраткан, хөрмәт иткән кешеләр, студентлар, мәктәп укучылары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, вәкилләре җыелган иде.
Шигърият бәйрәмен "Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе, Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева ачып, тамашачыларны котлады.
Башкортстан Фән һәм мәгариф министырлыгының идарә начальнигы Илдус Каһарманов Габдулла Тукайның иҗаты халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга әлеге көндә дә зур өлеш керткәнен ассызыклады.
Мәйданда шагыйрьләр үз шигырьләрен дә укып ишеттерде. "Нур" театры әзерләгән "Халкым дип янды минем гомерем" әдәби-музыкаль программасында Уфа кунаклары - башкалага гастрольләр белән килгән Татарстанның Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистларының чагу, җырлы-моңлы чыгышы бәйрәмгә ямь өстенә ямь бирде.
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынгач, бәйрәмгә килүчеләр "Туган тел" җырын башкарды. Аннан соң инде чара "Нур" сәхнәсендә дәвам итте. Анда "Тукай моңнары" фестиваль-конкурсының йомгаклау һәм бүләкләү өлеше узды.
Конкурсның оештыручылары әйтүенчә, быел 400дән артык эш кабул иткәннәр. Видеоязмалар Татарстаннан, Ульяновск, Төмән өлкәләреннән, Самара, Магнитогорск шәһәрләреннән килгән. Бүген финалга узган 22 катнашучы сәхнә түрендә сынау узды. Монда Тукай шигырьләре төрле телләрдә яңгырады. Ә инде "Тукай моңнары" бәйгесендә беренче урынны Чакмагыштан Нурия Шәймөхәммәтова, Илештән Диана Яхина, Рәмзилә Газетдинова, Уфа фән һәм технологияләр униыерситеты студенты Регина Исламова, Мәләвездән Эльза Умергалина, Уфадан Анастасия Литвинова, Тәтешледән Марина Фатниева, Диана Сәдретдинова, Стәрлебаштан Дарина Ибатуллина яуладылар.

Фото: Зөһрә Исламова, Динар Кәлимуллин

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: