Күптән түгел Кыз балалар көне булды. Әллә шул уңайдан Илсөя бик кызыклы фикерләре белән уртаклашкан.
"Кайчагында: «Э-э-эх, кыз кирәк иде миңа», – дип сөйләнеп йөрим дә, улым Нариманга карап, елмаеп куям. 2 чалбар, 3 футболка аның... Кием алыйк, дисәм, «миндә бар» ди. Аена 1 тапкыр чәч кистерә, сакалын кыра да – «красава».
Ә кыз булса? Әле анасына да охшаган булса?
Бигрәк күп кирәк инде безгә, әйеме? Мәсәлән, капрон колготки... Ни тыкырыгыма дип ертыла ул көн саен, авызыңа керим, ә?.. Узган елгы сумка быелгы курткага килешми... Бер җирдән йонны ал, икенче җиргә ябыштыр... Әле тагын тырнагы... Кашы... Мәсәлән, хайлайтер дигән бизәнү әйбере – ялтырасын өчен, пудра ялтырамасын өчен кирәк...
Әйдәгез, хатын-кызларга кирәк әйберләрне саныйбыз", – дип тәкъдим иткән җырчы дусларына.
Күпчелек бу фикер белән килешкән. Ир бала үстерү, чыннан да, җиңелрәк диләр.
Ә сез килешәсезме?
фото:социаль челтәрләрдән