+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 апрель 2023, 02:30

Рөстәм Асаев - халык артисты

Якташыбыз, Благовар районы егетенә Татарстанның халык артисты исеме бирелде.

Рөстәм Асаев - халык артистыРөстәм Асаев - халык артисты
Рөстәм Асаев - халык артисты

Ул - Башкортстанның  атказанган артисты да.

Мәртәбәле бүләкне  Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган тантанада тапшырганнар. Гөлназ Асаева да: "Әти - Татарстанның халык артисты" дип язып куйган. 

Рөстәмне социаль челтәрдә котлаучылар арасында: "Ул моңа күптән лаек иде", "Лаеклы шәхес, зур шатлык",  - дип язганнар.

Без дә Рөстәмне котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез!

Фото: матбугат.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас