+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"24 яшьлек «маңка танау»дан нәрсә көтәсез соң сез?"

Итәге кыскаракмы? Ни өчен сугыштагыларга ярдәм итми? Дубайда нишләп йөргән? Гөлназ Асаева барлык сорауларга да үзе җавап бирә.

"24 яшьлек «маңка танау»дан нәрсә көтәсез соң сез?"
"24 яшьлек «маңка танау»дан нәрсә көтәсез соң сез?"

Гарәп Әмирлекләрендә сабан эшләре тәмамланган, шушы уңайдан безнең артистлар Дубайда сабантуй гөрләтеп кайткан. Монда калучылар арасында бу хәлне бик охшатып бетмәүчеләр бар. Алар Гөлназ Асаевага тәнкыйть яудырган. Гадәттәгечә, яшь җырчы сүз эзләп кесә капшап, борын тартып тормаган:

– «ВКонтакте»га комментарийлар укырга кергән идем. Шаккаттым! Дубайга Сабантуйда эшләргә барып кайттым бит инде. Анда нәрсә генә язмаганнар. Әй Аллам! «Аякларыңны күрсәтеп йөрисең, ничек сиңа оят түгел», тегесе-монысы... Нәрсә бар – шуны киеп бардым инде. Пәрәнҗә юк өйдә. «Махсус операциядәгеләргә булышасызмы соң сез?», «Бездә – сугыш, ә сез Дубайда йөрисез»...

Нәрсә эшлим инде мин хәзер, нәрсә эшлим? Дубайга безне эшләргә җибәрделәр, миңа тәкъдим иткәч, билгеле, мин ризалаштым. Мобилизацияләнгәннәргә булышу турында... Кызык, ә сез үзегез булышасызмы соң? Сез нәрсә эшлисез үзегез? Комментарийлар язудан тыш...

Нишләп һаман шулай язалар икән. «Менә сез булышмыйсыз», «Болай итмисез», «Башка артистлар булышалар»... Фирдүс абыйлар, Гүзәл, Илсөя апалар булышалар, диләр. Аларга ничә яшь тә, миңа ничә яшь? Алар күпме гомер эшлиләр дә, мин күпме гомер эшлим? Миңа булыр-булмас 24 яшь, минем артык акчам юк алай. 20шәр, 30ар ел сәхнәдә эшләп, «багаж» булса, әлбәттә, мин дә ярдәм итәр идем. Әле минем матди яктан алай булышырга хәлемнән килми. Каян җиткерергә соң? Үзегез ярдәм итегез. Карап торам, сез – олылар. Сездә акча күптер инде. Үз гомерегезгә эшләп өлгергәнсездер. 24 яшьлек «маңка танау»дан нәрсә көтәсез соң сез? – дигән ул.

Гөлназ куйган сорауларга ничек кенә җавап бирергә инде...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: