+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада «Кобаер-шоу» этноконцерты узачак

26 майда Уфада «Китап-байрамы» халыкара китап ярминкәсе кысаларында Русиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән башкаручылар катнашлыгында «Кобаер-шоу» этноконцерты узачак.

Уфада «Кобаер-шоу» этноконцерты узачакУфада «Кобаер-шоу» этноконцерты узачак
Уфада «Кобаер-шоу» этноконцерты узачак


Бер сәхнәдә Башкортстан, Алтай, Дагыстан, Саха-Якутия республикалары, Ырынбур, Чиләбе өлкәләре, Мәскәү, Екатеринбург, шулай ук Кытай, Кыргызстан, Малайзия, Үзбәкстан чәчәннәре җыелачак.
Чараны үз чыгышлары белән мультиинструменталист Зәйнетдин, «Елмерҙәк» этнотөркеме (Белорет районы), «Юлдаш» халык вокаль-иструменталь төркеме (Салават районы) бизәячәк.
Чара Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты каршындагы мәйданда узачак.
18.00 сәгатьтә башлана.

Фото: culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас