Язның иң матур, саф, купшы – алмагач, сирень, шомыртның чәчәккә төренгән һәм тирә-як шул чәчәкләрнең хуш исенә коенган илаһи бер мизгелендә – майның нәкъ уртасында Дәүләкән шәһәрендә Нурания белән Даһи Бабичевлар гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз сала. Аңа Таңчулпан дип исем кушалар. Ә инде киләчәктә аның исеме, җисеменә туры килеп, сәхнә түрендә, тормыш юлында башкаларга үрнәк, дөрес юл күрсәтеп, якты йолдыз булып балкыячак.
Укытучылар гаиләсендә туып-үскән кыз тормыш юлын бию сәнгатенә багышларга була. Ә Уфага килгәч, язмыш сукмагы аны сәнгать институтына алып керә. Таңчулпан Бабичева Рафаэль Әюпов классында белем ала һәм институтны 1974 елда уңышлы тәмамлый. Укыган чагында ук спектакльләрдә уйнаган яшь, чибәр, сәләтле кызны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына эшкә алалар. Таңчулпан Бабичева күп еллар дәвамында әлеге театрның әйдәп баручы артисты була. Аңа режиссерлар төрле жанрдагы рольләрне ышанып тапшыра. Алар арасында Зөбәрҗәт һәм Шәфәкъ (Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә”), Айсылу (И. Абдуллинның “Айсылуның айлы кичләре”), Илона Альгрен
(Х. Вуолийокиның “Ят йолдыз”), Акйолдыз, Мария Тереза (М. Кәрим – Р. Исрафиловның “Язмышлардан узмыш бар” һәм “Ярлыкау”), Диләфрүз (Т. Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү”), Ольга Прозорова (А. Чеховның “Апалы-сеңелле өчәү”), Филумена Мартурано (Э. Де Филиппоның “Елый белмәгән хатын”), Һәдия Дәүләтшина (Г. Шәфыйковның “Һәдия”) һәм башка рольләре – иң уңышлылары. Актриса заманча милли драматургиянең, шулай ук дөнья һәм Ватан классикасының йөзгә якын искиткеч образларын тудыра, моның өчен иң югары исемнәргә лаек була.
Режиссер буларак, Таңчулпан Бабичева Башакадемтеатр сәхнәсендә Наил Гаетбаев пьесасы буенча “Дүрт кешелек табын”, Уильям Шекспирның “Уникенче төн” спектакльләрен куя. Ул берничә кино һәм телефильмда төп рольләрне уңышлы башкара.
Таңчулпан Даһи кызының педагогик эшчәнлеге дә нәтиҗәле, мул уңышлы. Ул белеме, тәҗрибәсе, осталык серләре белән юмарт уртаклаша, талантлы артистларның яңа буынын тәрбияләүгә күп көч сала. Ә хәзер тормыш юлын театрга хезмәт итүгә багышлаган артист, режиссер, укытучы Таңчулпан Бабичеваның тормыш юлының кайбер сукмакларына байкау ясыйк.
– Таңчулпан Даһиевна, күпләр олыгайгач та сәхнәдән китүне үлемгә тиңли. Сез тамашачының мәхәббәтен яулап, берсе артыннан берсе уңышлы образлар тудырып эшләп йөргән чагыгызда тулысынча укыту эшенә күчкәнсез.
– Моңдый сорауны миңа еш бирәләр. Кемгәдер шаяртып кына җавап биргәнем дә бар. Ә чынында исә, язмышым шулай язылган булгандыр. Беренчедән, театр – ул үзе дә кешеләрне укыта, аң-белемен арттыра, дөньяны агарту эшен алып бара. Аннан соң, укытучылык минем канымда да бар. Нәселебездәге бик күпләр, шул исәптән картәнием, әнием, әтием дә укытучылар иде. Мәктәпне тәмамлаган елны үз укытучыларым миңа: “Таңчулпан, син укытучы булырга тиеш!” – дип тә әйтте. Ә мин сәхнә юлын сайладым. Эшли башлаган гына мәлемдә, сәхнә ялкытмадымы дип, өлкән яшьтәге бер актрисадан сораганым хәтердә. Ул миңа, Сез әйткәнчә, “Соңгы көннәремә кадәр сәхнәдә калачакмын”, – кебегрәк җавап биргән иде. Нишләптер, шул мизгелдә, 50 яшемнән соң сәхнәдә уйнамаячакмын, дигән уй туган иде. Шулай булып чыкты да. 1983 елда мине Рифкать Исрафилов үз курсының диплом спектакленә “уйнаучы тренер” итеп чакырды. Менә шуннан башланып китте дә инде. Бераздан Рифкать Вәкил улы актерлык осталыгын укытырга чакырды. 2001 елдан З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетының режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы мөдиремен.
– Сәнгать юлына этәргеч кайдан килә?
– Гаиләдән. Минем әтиемнең әнисе Мәдхинур Бабичева – (мин аны нәнәй дип йөртә идем ) Дәүләкән педагогия училищесының завучы булып эшләгән танылган укытучы. Аңарда Гыйлемдар Рамазанов, Хәким Гыйләҗев та укыган. Нәнәем алып барган драма түгәрәгенә Давыт Юлтый да килеп йөргән. Ул – иҗат, әдәбият, шигърият белән кызыксынучы шәхес иде. Бу да юктан гына булмагандыр, чөнки ул – танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичның якын туганы. Шулай ук әтием белән әнием дә халык арасында мәгърифәтчелек эше алып барганнар. Әтием Даһи – нәнәемнең бердәнбер улы – 29 яшендә генә фаҗигале үлә. Бу авыр кайгыны кичергәннән соң стресс алган әнием туберкулез белән чирли һәм табиблар аны башкалардан изоляцияли. Мине – нәнәем, ә апамны әниемнең әнисе тәрбиягә ала. Без бер урамда яшәдек. Әнием янына барып йөрдем. Әниебез, шулай ук, мәктәптә укытуыннан да бушатылган иде. Бу хәлгә мин ничектер тыныч карый идем. Үземне һич кенә дә кимсетелгән, яки ятим итеп тоймадым. Нәнәемнең ихлас тәрбиясе, җылы канаты астында 12 яшемә кадәр үстем. Ул 70 яшен дә тутырмыйча якты дөньядан китте. Шуннан соң мин әни янына күчендем, ул вакытта аңа эшенә чыгарга рөхсәт бирелгән иде.
Мин биергә бик ярата идем, шуңа күрә дә, мәктәпне тәмамлагач, биюче булу теләге белән Уфага килдем. Ә язмышым театр сәнгатенә алып керде һәм моның белән мин бәхетле.
– Сез күпкырлы талантлы актриса, режиссер, укытучы. Күңелегезгә шуларның кайсы якынрак?
– Барысы да. Һәр эшемне күңелемне биреп, җиренә җиткереп башкарырга күнеккәнмен. Миңа иҗади процесс ошый. Һәрвакыт эзләнүдәмен, шуңа күрә дә бер үк авторларны, пьесаларны алып, төрлечә эшләп карарга яратам.
– Сәхнәдә уйнарга теләгән рольләрегез калдымы?
– Бәлки, калгандыр да. Калса да, мин үкенмим, чөнки ул рольләрне мин студентларым аша сәхнәгә мендерәм. Әйткәндәй, укыганда да, Башкорт академия театрында эшләгәндә дә, миңа, әзер спектакльне сәхнәгә чыгарып, алкышлар алуга караганда, репетиция вакытлары күбрәк ошый иде. Моның сәбәбе дә гади генә кебек, чөнки репетиция вакытында иҗади процесс бара: эзләнәсең, үз-үзеңдә казынасың, фикер туплыйсың. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә анализ ясарга тырышасың, ни өчен теге я бу низаг килеп туа, ни өчен кемдер бәхетле, ә кемдер – юк, тормышның нәрсәләрдән корылганын аңлау, белү минем өчен кызыклы иде.
– Сез инде өч дистә елдан артык үз белемегез, сәләтегез, тәҗрибәгез белән уртаклашасыз. Ә менә заман үзгәргән саен студентлар үзгәрәме?
– Әлбәттә, буыннар алмашынган, дөнья үзгәргән кебек, студентлар да үзгәрә. Соңгы елларны дөньябызны Интернет челтәре басып алганлык та укучыларда сизелә. Сүз дә юк, тормышыбызга килеп кергән бу яңалык, үзгәрешнең уңай яклары да бар – килеп туган сорауга җавапны тиз генә табып була. Тик шулай да кешеләр хәзер уйланып, теге яки башка хәлдән чыгу өчен үз-үзләрендә казынып бармый. Тагын, соңгы елларны, артист һөнәренең дәрәҗәсе төште. Яшьләрнең күбесен ресторан бизнесы яки юрист һөнәре кызыксындыра. Тагын бер бәла – Бердәм дәүләт имтиханы. Безнең факультетка укырга керер өчен урыс теле һәм әдәбиятыннан имтихан бирергә кирәк. Кызганыч, бу фәннән имтихан бирүчеләр елдан-ел кими. Укырга керүчеләр арасында егетләрнең кимүе дә борчуга сала.
– Бүген һәр укучыгыз Сезгә иң изге теләкләрен юллый. Шулар арасында 2007-11 елларда Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен тупланган махсус курс студентлары да бар.
– Ул көчле курста 18 кеше укып чыкты. Әйтергә кирәк, аларның һәркайсы сәләтле, җыр һәм биюгә оста булды. Диплом эше итеп татар драматургиясеннән “Башмагым”, “Зәңгәр шәл”, “Асылъяр”ны әзерләсәк, дөнья классикасыннан Шекспирның “Гамлет”, “Король Лир”, “Макбет” трагедияләреннән күренешләр куйдык. Чыгарылыш спектакльләрендә һәр студент тырышып, ачылып, үз сәләтен бөтен яктан да күрсәтте, һәм, әйтергә кирәк, алар бик уңышлы килеп чыкты. Гамлет ролен башкарган Азат Вәлиуллин һәм Король Лир ролен уйнаган Айнур Баянов Русия театр эшлеклеләре берлегенең “Актер һөнәрен уңышлы үзләштергән өчен” номинациясендә СССРның халык артисты Михаил Царев исемендәге премиягә ия булдылар. Шунысын да әйтергә кирәк, бер елга бөтен Русиядән бары тик ике премия бирелә һәм аларның икесе дә безнекеләрдә булды. Ул диплом эшләрен Казанга алып барып, Г. Камал театрында да күрсәттек. Казанлылар әлеге спектакльләрне, студентлар эше булуына карамастан, шулкадәр җылы кабул итте, аларның уйнавына, сәләтенә шаккаттылар. Шунысы да мөһим, әлеге спектакльләрне Туфан Миңнуллин, Шамил Закиров, барлык танылган артистлар да карап, яшьләргә дәрт бирделәр.
– Таңчулпан Даһиевна, Сез күп көч, вакыт таләп иткән хезмәт – берничә китап авторы да. Шул юнәлештәге эшчәнлек турында да сөйләп китегезче?
– Әйе, дөрес әйтәсез, китап чыгару җиңелдән түгел. Төрле сәбәпләр аркасында кулга эш бармый башласа: “Мин бу эшне башкарып чыгарга тиешмен!” – дип ныкышып тотынам. Тагын бер сәбәп – балачактан тарих белән кызыксынам. Иң беренче китабым – “Гамәл” актерлык осталыгы мәктәбенә багышланса, З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты театр факультетының режиссура һәм актер осталыгы кафедрасының 50 еллыгына багышлап Римма Лощенкова белән берлектә альманах чыгардык. “Заманнарны тоташтырган вакыт йомгагы...” – театр педагогының язмалары. Ә менә “Хәтер хәзинәләре” китабына нәнәем Мәдхинур белән әтием Даһи Бабичевлар җыйган халык иҗаты материаллары, шигырьләр, хатирәләр керде. Алар авылдан-авылга йөреп, халык иҗатын җыйган, туплаган һәм 1956 елда Уфага алып китереп тапшырган. Мин бу турыда ишетеп белсәм дә, ул материалларның сакланганын белми идем. Ә инде Русия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең гыйльми архивында сакланганын белгәч, гаилә архивындагы кайбер материалларны да кертеп, филология фәннәре докторы Фәнүзә Нәдершина белән берлектә китап чыгардык. Әлеге көндә Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында басылуга тапшырылган “Вакыт көзгесендә” китабын кулыма алуны түзем-сезлек белән көтәм.
– “Вакыт көзгесендә” нәрсә хакында?
– Алда әйтүемчә, мин тарих белән кызыксынам. Шуңа күрә әнием һәм әтием ягыннан да шәҗәрәмне төзедем. Әлбәттә, бу эш мин үзем генә башкарып чыккан хезмәт түгел. Шәехзадә Бабичның шәҗә-рәсен тарих фәннәре кандидаты, профессор Әнвәр Әсфәндияров төзи башлаган иде. Ә инде бөек шагыйрьгә һәйкәл дә куелгач, барлык Бабичлар да бер-берсе белән табышты, туганлык җепләрен ныгытты дип әйтергә була. Әнием ягыннан нәсел җепләребез XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдрәхим әл Болгарыйга барып тоташа. Бу шәҗәрәне төзегәндә күбрәк эшләргә туры килде. Менә шушы мәгълүматлар да берничә бүлектән торган китапка керде. Барлык серләрне дә ачып бетмим, әлеге китап укучылар арасында кызыксыну уятыр дигән ышанычта калам.
– Таңчулпан Даһиевна, кызларыгыз икесе дә иҗат юлын сайлаган шәхесләр. Ә оныкларыгыз?
– Әйе, Рената, минем кебек үк, биюгә гашыйк һәм ул бүген хореограф булып эшли. Ә инде яшьләр театрында хезмәт куйган, Башкортстанның халык артисты, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Рушанна Бабичны күпләр белә. Оныгым Давыт Санкт-Петербургта укый. Ул – булачак тарихчы. Ә инде кече оныгым Лука әле мәктәптә белем ала. Быел беренче сыйныфны тәмамлый.
– Сез – һәрвакыт нәзакәтле, нәфис, зәвыклы хатын-кыз. Үзегезне яхшы формада тотарга нәрсә ярдәм итә?
– Мин бервакытта да диеталарда утырмадым. Шулай да, чаманы белергә кирәклеген онытмадым. Табигыйлекне яратам һәм әлеге яшемне дә кабул итәм.
– Таңчулпан Даһиевна, Сез үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы?
– Әйе, әйтә алам. Әлбәттә, тормыш булгач төрле хәлләр булды. Шулай да, Аллаһка шөкер кылып, ризалык белән яшәргә кирәк. Шул вакытта гына кеше тулы бәхетле була.
Остазлары хакында элекке студентлары
Башкортстанның халык артисты, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Рәсүл Карабулатов:
– Безнең курсның җитәкчесе Башкортстанда һәм Русиядә генә түгел, ә дөнья күләмендә танылган бөек режиссер Рифкать Исрафилов булды. Ә инде укытучыларыбызның берсе – сәнгать институтында яңа гына эшли башлаган, әмма танылган театр йолдызы Таңчулпан Даһи кызы. Матур, нәфис, сөйкемле, талантлы укытучыбызга барыбыз да гашыйк булдык һәм әле дә гашыйкмын. Ул безне укытканда Башкорт дәүләт академия драма театрында да эшли иде. Без инде аның һәрбер ролен кызыксынып карый, күзәтә, өйрәнә идек. Таңчулпан Даһи кызы – кешелекле, итәгатьле, студентлары белән уртак тел таба, йөрәкләренә очкын сала белгән укытучыларның берсе. Ул укыган чагыбызда салган нигез әле дә ныклы. Инде укып чыккач та хәлемне белеп, иҗатым белән кызыксынып, һәрвакыт күз уңында тотып, игътибарлы булды. Бу аналарча караш бер миңа гына түгел, ә аның курсында укыган барлык укучыларына да шулай. Таңчулпан Даһи кызының тагын бер сыйфатын әйтеп узасым килә: ул ниндидер бер эчке сиземләү белән сәләтле, киләчәктә булдыра алырдай баланы күрә, аны үз канаты астына ала һәм талантын үстерергә булыша. Яраткан, хөрмәт иткән укытучыма исәнлек, иминлек, бәхет, уңышлар телим.
Башкортстанның халык артисты, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Алмас Әмиров:
– Мин – Таңчулпан Даһи кызының беренче укучыларының берсе. Ул һәр студенты белән уртак тел табып, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырды, артист һөнәренең нечкәлекләренә төбенә төшеп өйрәтте. Ягымлы, сөйкемле хатын-кыз буларак, без аны әниебез кебек кабул иттек. Укып чыккач та тыгыз элемтәдә калдык, аралашып торабыз, сорауларыбыз туса, сәнгать институтына йөгереп кенә барып та киләбез. Ул нинди генә эшкә тотынса да, аны җиренә җиткереп эшли. Таңчулпан Даһи кызы – югары һөнәри осталыкка ия шәхес. Миңа аның белән бер сәхнәдә уйнау һәм партнер булу бәхете дә тиде. Ул партнер буларак та ышанычлы, ярдәмчел булды, киңәшләрен бирде. Безнең зур курстан беребез дә диярлек сәнгать юлыннан читкә китмәде. Монда да укытучыбызның өлеше зур. Таңчулпан Даһи кызына озын гомер, сәламәтлек, сәләтле укучылар телим.
2007-11 елда Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен тупланган махсус курс студентлары:
Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов:
– Таңчулпан Даһи кызы – тормышыма, иҗатыма бик зур өлеш керткән педагог. Олы йөрәкле, үз һөнәрен, студентларын яраткан, алар өчен күп көч, вакыт биргән башка кешене мин белмим, шуңа күрә дә укытучым белән сокланам.
Студент чагымда ниндидер сәбәп белән дәрескә бармый калдым һәм ул мине эзләп тулай торакка килде. Шуннан соң сәбәпсез дәрес калдыру турында уйламадым да. Студент чагындагы тагын бер кызыклы хәл турында әйтәсем килә: Таңчулпан Даһи кызы Король Лир роленә үзенең яхшы, затлы тунын бирде. Мин шул тунны киеп уйнап, Михаил Царев исемендәге премиягә ия булдым. Менә шушы кечкенә бер детальдә укытучымның үз эше өчен янып, затлы әйберен дә кызганмавы аның зур йөрәкле һәм киң күңеллелеген тагын бер кат ассызыклый, минемчә. Таңчулпан Даһи кызына сәламәтлек, иҗади уңышлар, яхшы укучылар телим.
Резеда Ибраһимова (Хәсәнова):
– Мин бүген Ханты-Манси автономияле округының Сургут районы Лянтор шәһәрендә актерлык осталыгы буенча укытам. Таңчулпан Даһи кызы таләпчән укытучы булса да, бервакытта да тавышын күтәрмәде. Ул күз карашы белән генә тынычландыра, аңлата, кешене үз урынына утырта да белә. Ул студентларга мөстәкыйль уйларга да мөмкинлек бирә иде. Бу инде артист өчен бик тә кирәкле сыйфат.
Эльза Ибраһимова-Туренко:
– Укытучыбыз безне беренче көннән үз канаты астына алды. Ул сабыр холыклы, акыллы кеше. Килеш-килбәте, җылы карашы, күңел пакьлеге белән сокландырды һәм әле дә сокландыра. Һәркайсыбыз өчен борчыла, хәленә керә, булыша, аңлый белде, ярдәмләште. Ул безне яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат сөенечен тоярга, фикерләү сәләтен үстерергә өйрәтте. Һәр студенты чын артист, шәхес булсын өчен ул бөтен көчен биреп эшләде һәм әле дә шулай эшли. Без аның белән Казанга, Кабарды-Балкарга, Ярославльгә фестивальләргә бардык. Кайда гына булсак та, аны зур хөрмәт, ихтирам белән каршы алалар иде. Менә шундый укытучым булу белән горурланам һәм аңа рәхмәтлемен. Киләчәктә нинди генә биеклекләрне яулап, уңышларга ирешсәк тә, аның башында укытучыларыбыз торуын онытмаска тиешбез.
Эльвира Бигалиева:
– Нәзакәтле Таңчулпан Даһи кызында булган эчке ныклык, сабырлык, рухи көч, ташып торган энергия сокландыра. Мин аны кыя белән чагыштырам – ул тыныч һәм шул ук вакытта көчле. Аның кешелеклелеге, якты күңелле булуы безгә дөрес юл ярды. Аның дәресләреннән алган белем сәхнәдә дә, тормышта да әле булса ярдәмгә килә.
Регина Мисбахова:
– Таңчулпан Даһи кызы тормышка оптимист карашлы. Ул таләпчән булса да, сабыр, йомшак күңелле кеше. Мин аның белән сокланам һәм рәхмәтлемен.
Алина Дәүләтшина:
– Таңчулпан Даһи кызы – кеше күңелендә ышаныч уята белә торган бөек шәхес. Мин аны яратам, хөрмәт итәм, рәхмәтлемен. Таңчулпан Даһи кызы бервакытта да студентларына бала-чагага караган кебек карамады, киренсенчә, һәркайсын хөрмәт итте. Ул безнең өчен укытучы гына түгел, әни кебек тә булды. Аның бүлмәсенә кереп, сөйләшеп утыру, күңелеңдә булган уй-хисләрең белән уртаклашу – үзе бер бәхет иде. Хөрмәтле Таңчулпан Даһи кызы, Сезгә сәламәтлек, яныгызда яхшы күңелле, ярдәмчел, рәхмәтле кешеләр генә булуын телим.
Зөһрә ИСЛАМОВА.