-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гөлназ Асаева үзен начар хис итә...

Яшь җырчыга нәрсә булган?

Гөлназ Асаева үзен начар хис итә...
Гөлназ Асаева үзен начар хис итә...

Җырчы Гөлназ Асаева үз тамашачыларына хәле начарлануы турында хәбәр иткән. Җырчы үз хәленең сәбәбен аңламавын өстәгән һәм Интернеттагы сәхифәләренә язылучылардан моның нәрсә белән бәйле булырга мөмкинлеге турында кызыксынган.

"Кинәт хәлем начарланды, бу минем белән беренче тапкыр булды. Бернәрсә дә авыртмый, бөтен тәнемдә көчсезлек һәм калтырау тоям. Бөтен тәнем калтырый. Бу нәрсә булырга мөмкин? Мин куркам", — дип язган Гөлназ Асаева.

Моңа кадәр кыз күңел тынычлыгы өчен дарулар эчкәнен хәбәр иткән иде. Әмма бераз соңрак Гөлназ Асаева барысын да яхшы икәнен белдерде.

Фото: gorobzor.ru сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: