Татарстанның Яр Чаллы табиблары аның йөрәгенә операция ясаган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Илгиз Закировның кызы, автор-башкаручы Гөлназ Закирова хәбәр итә.
«Кичә әтием йөрәгенә бик катлаулы операция кичерде. Кешеләргә яңа тормыш бүләк иткән өчен, БСМП хирурглары һәм медицина хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Борчылып торган һәм янәшәбездә булганнарга аерым рәхмәт. Әти озак вакытлар тернәкләнү узачак. Сау-сәламәт булыгыз», – дип язган ул.
Танылган композиторның тизрәк савыгуын теләп калабыз.