+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Китап ярминкәсе чараларга бай булачак

Кичә "Россия" телерадиокомпаниясенең "Башкортостан" медиаүзәгендә "Китап-байрам" Халыкара китап ярминкәсен әзерләүгә һәм үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды.  

Китап ярминкәсе чараларга бай булачакКитап ярминкәсе чараларга бай булачак
Китап ярминкәсе чараларга бай булачак

Ярминкә Уфада 26-28 майда һәм беренче тапкыр халыкара статуста узачак. Белоруссия, Кыргызстан, Казахстан республикаларыннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала, Рыбинск һәм башка шәһәрләрдән кунаклар көтелә.

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, конференцияне ачып, чараны үткәрүнең төп мәйданчыклары, катнашучылар һәм кунаклар турында сөйләде.

Бик бай программа көтелә, аның барышында популяр һәм сирәк әдәбият белән танышырга, китаплар, вакытлы әдәбият һәм уку әсбапларын оптималь бәядән сатып алырга, мохтаҗларга китап бүләк итәргә, танылган язучылар белән танышырга, фильмнар карарга һәм башка күп нәрсәләр булырга мөмкин.
Чараларның күп өлеше башкаланың Совет мәйданында узачак.

Республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов хәбәр иткәнчә, чара Русиядә иң эре ярминкә проектларының берсе булачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас