+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гүзәл Уразова "Давай, поженимся"га китә

Анда дүрт балалы кияүдәге хатын-кызларны да чакыралар микәнни?

Гүзәл Уразова "Давай, поженимся"га китә
Гүзәл Уразова "Давай, поженимся"га китә
«Уразова Гүзәл Әскар кызы. Буй – 170, авырлык – 54 кг. Көрән күзле. Кияүдә түгел. Балалар бар икәнен әйтмәскә куштылар.

Менә шундый анкета тутырып, «Давай, поженимся»га чакырдылар. Бу фотоны җибәрәм, ярар микән?» – дип язган җырчы.

«Барып карагыз әле», «Туганыгыз урынына Илдарны да алыгыз. Абыегыз булып утырыр», «Бывший» ролендә дә ярый...» – кебек комментарийлар язучылар булган Гүзәлгә.

Җырчының бу ниятен дә, сурәтен дә килештермәүчеләр дә табылган. «Бер караганда яулык белән төренәләр, икенче караганда – ярымшәрәләр», – дип язучылар бар.
 
Фото, чыннан да, шәп бит ә?

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: