Ярминкәдә берничә мәйданчыкта эш башланды. Республиканың “Китап” нәшрияты тирмәсендә, мәсәлән, бүген республикабыз язучылары чыгыш ясады, иҗатлары белән таныштырды.
Татар телле язучылардан бүген биредә Лилия Сәгыйдуллина, Дилбәр Булатова, Ләйсән Якупова сүз алды, аларның чыгышлары нәфис сүз, җыр-моң белән үрелеп барды.
БДУда татар бүлегендә укучыларга белем бирүче Лилия Сәгыйдуллинаның шигырьләрен студентлары сәнгатьле итеп укып ишеттерде, шагыйрә сүзләренә җырлар яңгырады.
“Тулпар” журналының бүлек мөдире Дилбәр Булатова быел чыккан яңа китабы белән таныштырды, әдәбиятка яшьләрне җәлеп итү турында сөйләде.
“Кызыл таң” журналисты Ләйсән Якупова “Китап” нәшриятында чыккан китаплары турында бәян итте, шигырьләрен укыды.
“Китап-байрам” Халыкара ярминкәсе иртәгә дә дәвам итә. “Кызыл таң” гәзите анда татар милли киемнәренең элементларын әзерләү буенча осталык дәресе үткәрәчәк.