Иртәгә китапханәчеләр һөнәри бәйрәмен билгели. Тормышыбызны Интернет челтәре басып алып, буыннан-буынга күчеп килгән кыйммәтләре-без югала барганда китапханәчеләрнең башкарган эше аеруча мөһим. Бүген китапханәче, гыйлемле, зыялы, заман таләпләренә туры килгән белемле һәм тагын әллә күпме һөнәрне белүче шәхес булырга тиеш. Бу һөнәр ияләренә укучыларны китапханәгә җәлеп итәр өчен әледән-әле яңалык эзләү, үз-үзең өстендә эшләү дә таләп ителә. Киләчәк буынны тарихын, туган телен, гореф-гадәтен белүче, ватанпәрвәр итеп тәрбияләүгә үз өлешләрен кертүчеләр дә — нәкъ китапханәчеләр.
Миякә районында 27 китапханә эшләп килә. Шуларның 25е – авылларда. Китапханә инде күптән китап укучыларга китап бирү урыны гына түгел. Ул – авылның үзәген тотып торучы оешмаларның берсе. Шуңа күрә дә анда актив тормыш кайный.
Әнәч авылы китапханәсе дә мәдәни учакларның берсе булып тора. Биредә бик күп төрле юнәлештә чаралар үткәрелә. Китапханәче Әминә Каюмова мәктәп укытучылары һәм укучылары, клуб мөдире Гөлгенә Динмөхәммәтова белән актив эшли. Әйткәндәй, Әминә Каюмова гомеренең 30 елын яраткан һөнәренә багышлаган, беренчеләрдән булып авыл җирлегендә эшләүче иң яхшы мәдәният хезмәткәре исемен яулап, грант алган.
Республикабызда игълан ителгән “Атайсал” проекты һәм Башкортстанда Кече Ватан өчен файдалы эшләр кысаларында “Туган ягым – яшел бишек”, “Яшә, чишмә!”, “Яшел десант” дигән акцияләр кысаларында авыл хакимияте белән берлектә чаралар үткәрелә. Моннан тыш, заман таләбенә туры китерерлек итеп, һәр темага багышлап, презентацияләр эшләнә, алар социаль челтәрләргә куелып бара, экскурсияләр оештырыла.
Ел саен апрельдә Татар әдәбияты һәм сәнгате айлыгы үткәрү күркәм традициягә әверелгән. Ватанпәрвәрлек, экология һәм башка темалар да читтә калмый, төрле чаралар, әдәби укулар үткәрелә, язучыларның китаплары тәкъдим ителә. “Авылым тарихы – кешеләр язмышы” дигән кулъязма китап алып барыла.
2018 елдан “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле” дип аталган программа-проект уңышлы эшләп килә. Монда туган телгә, гореф-гадәтләргә, йолаларга багышланган чаралар әледән-әле үтеп тора. Әлеге проект кысаларында халкыбызның йолалары, яшәү, киенү рәвеше, милли ашлары белән таныштыралар. Күптән түгел “Түбәтәем, калфагым” дип аталган чираттагы чара узды. Аңа “Кызыл таң” гәзите журналисты, үзен кул эшләре остасы итеп тә таныткан, калфак тегү һәм чигү буенча Уфада һәм районнарда осталык дәресләре уздырган Зөһрә Исламова чакырылган иде.
Журналист китапханәдә җыелган әнәчлеләргә “Кызыл таң” гәзите, аның канаты астында чыгып килүче “Тулпар”, “Әллүки” журналлары хакында сөйләде, тарихлары белән таныштырды. Әйткәндәй, әлеге китапханәдә бу редакциядә чыккан басмаларны даими яздырып алалар. Шуны да искә алып, ул редакциядән алып килгән бүләкләрен өләште. Шулай ук, Зөһрә Исламова үзе автор булган “Муса Гәрәев. Биеклектән – бөеклеккә” һәм күптән түгел дөнья күргән “Яшәү яме” китапларын китапханәгә бүләк итте. Әйткәндәй, соңгысына миякәлеләр хакындагы язмалар да кергән.
Зөһрә Исламова татар хатын-кызларының баш киеме – калфакның тарихы, аның төрләре хакында сөйләде. Шулай ук, татарларның гореф-гадәтләре, киемнәрендә чагылган үзенчәлекләре турында да җанлы әңгәмә оештырып, тамашачыларда кызыксыну уятты. Бирелгән сорауларга чарага чакырылган өченче сыйныф укучылары да теләп җавап бирде. Бу инде аларның милләтебезнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныш булуын күрсәтеп торса, чарада өлкән буын кешеләренең һәм балаларның катнашуы – ата-бабалар тәҗрибәсен саклау һәм буыннар бәйләнешенең өзелмәвен дә дәлилли.
– Инде ничә калфак теккәнемне санамаган кебек, моңа охшаш осталык дәресләренең дә санын исәпләгән юк. Эш санда түгел. Тәүгеләрендә калфак белән таныштыру, аны көндәлек кием белән яраклаштырып киеп йөрүгә кызыксыну уятуга күбрәк көч салына иде. Ә бүгенгесендә калфак тегүнең нечкәлекләренә тукталдык. Чарага килүчеләрнең күбесе үзләре дә калфакны тегеп караган. Шуңа күрә дә бер-беребезне аңлап эш иттек. Бик җанлы, ихлас, чын мәгънәсендә тәҗрибә уртаклашу булды. Чарада мәктәп укучыларының катнашуы тагын да сөендерде. Аларга кызыклы булсын өчен татар орнаментлары төшерелгән сурәтләрне төсле каләмнәр белән буяу да тәкъдим ителде. Балачакта күзләрең белән күреп, үз кулларың белән тотып эшләп караган эш бервакытта да онытылмый. Шуңа күрә дә мондый осталык дәресләрендә балаларның да катнашуының әһәмияте зур, – диде Зөһрә Наил кызы.
Үз эшенең остасы, милләт җанлы китапханәче Әминә Каюмова тырышлыгы белән узган кичәдә һәркем теләп катнашты һәм алар үзләре дә калфаклар теккәч, кул эшләрен, мотлак, остага күрсәтәчәкләрен әйтте. Ә инде чара азагында бүләккә таратылган “Әллүки” журналын балалар кулларына алгач та, алар үзләренең дә аны яздырып укыганнарын әйтте һәм яраткан басмаларын кулларына тотып, фотога төшәргә теләк белдерде.
Фирүзә ЗАКИРОВА.
Миякә районы.