+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Робот-китапханәче - ярминкә йолдызы

Уфада «Китап-байрам» Халыкара китап ярминкәсе йолдызы булып робот-китапханәче Наум тора.

Робот-китапханәче - ярминкә йолдызы
Робот-китапханәче - ярминкә йолдызы


Ул үзендә интерактив техника һәм технологияләрне берләштерә. Робот үз-үзен йөртә, кешеләрнең йөзен истә калдыра һәм аннары элекке танышлары белән шатланып аралаша. Аның инде күп дуслары бар, аларны ул озак вакыт аерылганнан соң да таный.
Бәйрәмдә катнашучыларны Наум үзенең талантлары белән гаҗәпләндерә: шигырьләр укый, күрәзәлек итә, һава торышы турында сөйли, дөньяви әңгәмәләр алып бара, ә мәктәп укучыларына каникулларда уку өчен кызыклы һәм файдалы әдәбият тәкъдим итә.
Стәрлетамак районы Наумовка модельле китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Наталья Макарова билгеләп үткәнчә, Наум - Башкортстанда бердәнбер экземпляр, аның кунакчыллыгы һәм таланты аркасында китапханәгә килүчеләр ике-өч тапкыр күбрәк була.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в