Ул - Баймак районыннан Таңчулпан Котлыгуҗина. Ә иң өлкән яшьтәге оста - Зилаердан Рәйсә Янбаева. Аңа 74 яшь. Башкортстанның беренче чигелгән картасын «Китап-байрам» халыкара китап ярминкәсендә тәкъдим иттеләр. Аны кул белән бөтен республикадан 28 оста ясаган. Анда 54 муниципаль район бар, шуларның 26сын Габидә Вәлиева, калганнарын - урыннардан осталар чиккән, дип сөйләде проект координаторы, Республика халык иҗаты үзәгенең төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Зарина Хәсәнова.
«Китап-байрам» ярминкәсеннән соң чигелгән карта 2023 елның августында «Вышитая Россия» Бөтенрусия фестиваленә барачак, ә аннары район музейларына һәм Башкортстан Милли музеена куелачак.
Проект Башкортстан Башлыгы грантына гамәлгә ашырыла.
Фото: Скриншот видео