+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Нәрсә телисез, шуны уйлагыз..."

Айгөл Бариева җанына тигән теманы кузгаткан.

"Нәрсә телисез, шуны уйлагыз..."
"Нәрсә телисез, шуны уйлагыз..."
Җырчының ире Линар Юсиповны җирләвенә 4 июльдә 1 ел була.

«Ул иренең вафатыннан соң ничек яши икән?»
"Ничек яшәсен! Яхшы яши! Бөтен җиргә йөри, елмая, көлә, үзенә машина алган, ремонт ясаган, тагын кияүгә чыккан! Аның барысы да яхшы!» – дигән сүзләр ишеттем мин икебезнең дә язмыш охшаш хатын турында.

«Башкаларның бу хәлгә карашын ишетеп, чираттагы тапкыр, минем турында да шулай уйлыйлардыр, дип куйдым. Кешеләр нәрсә күрергә һәм ишетергә тели, бары шуны күрә һәм ишетә бит. «Сукырга күрсәтеп булмый, чукракка – сөйләп, аңгырага – исбатлап», – дигән өземтә белән тәмамлыйм әле.

Алга таба яшибез. Ә калганы... Нәрсә телисез – шуны уйлагыз», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан ул.

«Тормыш дәвам итә» дип язучыга «Безгә язган калган тормышны матур итеп яшәп калыйк», – дип җавап биргән җырчы.

 Фото:  социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: