Автор китабына кергән шигырьләрен укып ишеттерде. Мәхәббәт, фәлсәфи һәм пейзаж лирикасы җыентыгы авторның кичерешләре белән сугарылган. Шигырьләре кеше җанының үзенчәлекле юлын күрсәтүчесе булып тора. Автор үзе аша башкаларның эмоцияләрен, кәефен, тормыш тарихларын үткәрә. Бу җыентыкның исемендә дә чагылыш тапкан. Шигырьләр, беренче чиратта, үз җанлылыгы һәм эчкерсезлеге, җиңелчә моңсулыгы, ирониядән фәлсәфәгә кадәр әйтелмәгәнлеге белән аерылып тора.
Фото: Зөһрә Исламова