Монда алдагы ике көн дәвамында бик күп язучылар инде чыгыш ясап өлгерде. Бүген үзенең китап презентациясен яшь язучы Гөлшат Абдеева үткәрде.
Автор үәкн балалар язучысы итеп таныткан «Шебуршарик Вася с планеты Синехвостиковая» китабын тәкъдим итте.
- Мин үзем кечкенәдән китап укырга яраттым. Дүрт яшемдә, укырга өйрәнгәч тә, минем язучы буласым килде. Ә инде 25 яшемдә тормышымны язучылыкка багышларга булдым. Төрле укуларга да йөреп, белемемне арттырдым, конкурсларда катнаштым. Әлеге китабым 5 ел элек язылган иде. Ул "Яңа балалар китабы" конкурсында җиңү яулады һәм менә, ниһаять, быел "Балалар әдәбияте" нәшриятында басылып чыкты, - диде Гөлшат Абдеева.
Автор үз китабыннан өзек укып ишеттергәч, тамашачыларның сорауларына җавап бирде, кечкенә бүләкләр тапшырды һәм автограф та бирде.
Фото: Зөһрә Исламова.