+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Ел китабы билгеләнде

Уфада «Урал-батыр җирендә ел китабы» конкурсына йомгак ясалды.

Ел китабы билгеләндеЕл китабы билгеләнде
Ел китабы билгеләнде


«Китап-Байрам» Халыкара китап ярминкәсе кысаларында «Урал-батыр җирендә ел китабы» конкурсы узды, анда 20дән артык нәшрият һәм нәшер итү белән шөгыльләнүче оешмалар катнашты.

Конкурска Русия, Белоруссия, Казахстан һәм Кыргызстан төбәкләреннән барлыгы 80нән артык гариза килгән. Конкурс җиде номинация буенча уздырылды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев тапшырды, ул конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм «Китап-байрам» ярминкәсенең халыкара форматта ел саен узачагын хәбәр итте.

Башкортстан Республикасы Башлыгының махсус бүләген Минскидан «Беларусь» нәшрияты «Народное искусство Беларуси XVI-XXI вв» китабы өчен алды.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас