+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Камил Җиһаншин: "Табигатьне яратырга кирәк!"

Башкортстанның халык язучысы, сәяхәтче, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар һәм үсмерләр өчен язылган әсәрләре өчен Русия Федерациясе Президентының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге премиясе лауреаты Камил Җиһаншин белән очрашуга бик күпләр килгән иде.

Камил Җиһаншин: "Табигатьне яратырга кирәк!"Камил Җиһаншин: "Табигатьне яратырга кирәк!"
Камил Җиһаншин: "Табигатьне яратырга кирәк!"


Танылган язучы белән очрашу "Совет мәйданындагы лекторий"дә узды. Камил Җиһаншин китапларының язылу тарихы, сәяхәтләре, әсәрләрендә сурәтләнгән хайваннар турында кызыклы һәм җанлы итеп сөйләде. Слайдлардан фотосурәтләр дә күрсәтеп, аңлатып бару лекторийдәгеләрнең кызыксынуын арттырды. Ә инде киң танылу алган язучы белән очрашу вакыты тәмамлангач, аның иҗатын яратучылар авторны тиз генә җибәрмәде: КамилҖиһаншин үз китапларына афтографын бик озак таратты.

Фото: Зөһрә Исламова

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас