Тәтешле районында якташыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көненә багышланган чарага аның иҗатын сөюче райондашлары, якыннары, төрле тарафтан киләчәк кунаклар җыела.
Чара 12.00 сәгатьтә җырчының музеена якын куелган һәйкәл янында була.
Әйткәндәй, ул кышкылыкка алып куелган иде. Хәзер инде төзекләндерелеп, янә үз урынына кайтты.
Исән булса, сөекле җырчыбызга иртәгә 63 яшь тулган булыр иде...