-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Мәңге онытмыйм!"

 Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина бик якын танышы белән очрашкан.

"Мәңге онытмыйм!"
"Мәңге онытмыйм!"

Озак еллар апасының төркемендә клавишник, администратор, машина йөртүче булып эшләгән Фидаил Вәлиуллин ул. Очраклы гына юллары кисешкән Фидаил белән Фирүзә Ибәтуллина бергәләп фотога да төшкәннәр.

«Апау мәңгегә киткәндә Фидаил янымда булды… Мәңге онытмыйм. Бәхетле бул, балакай», – дип язган Фирүзә Ибәтуллина сторисларына, якын кешесен гомерлеккә югалткан мизгелләрне искә төшереп.

Хәния Фәрхи турында истәлекләрендә Фидаил җырчының төркеменә 2014 елда килүе хакында сөйләгән иде. «Эшләве кызык булды. Бураннарга эләгеп, концертларга соңга калган чаклар була иде. Безгә: «Балаларым», – дип эндәшә иде, дусларына: «Брат», – дип әйтә иде. Берсендә мине шортыдан булганга ачуланган иде. Аның фикеренчә, артист кеше матур булырга, чалбардан йөрергә тиеш. «Башка күрмим», – дигән иде. Акча ягыннан саран түгел иде. Өйләнгәч: «Гаиләгезне карарга кирәк», – дип, өстәп тә түләгән чаклары булгандыр. Сабыр булырга киңәш итүен хәтерлим», – дигән ул язмада Фидаил.

Мәрхүмә үзе дә бик сабыр булды шул...

фото: социаль челтәрләрдән.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/xaniya-farxinen-senlese-firuza-ibatullina-apau-kitkanda-fidail-yanymda-buldy-5859365

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: