+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гөлназ Асаева җитди авырган...

Яшь җырчыга нәрсә булган?

Гөлназ Асаева җитди авырган...
Гөлназ Асаева җитди авырган...
Җырчы Гөлназ Асаева үзенең тамашачыларына җитди авырганын сөйләгән. Артистка үзенең социаль челтәрләрендә кичә һәм төнлә 39 градус температура белән газапланганын хәбәр итә.

"Минем ашказаным бик каты авыртты. Ни булганын белмим, күрәсең, агуланганмын. Температура да югары иде, озак вакыт төшерә алмадылак. Бүген хәлем яхшырак кебек тоела", - дип сөйләгән ул.

Җырчы Уфадан Казанга шундый хәлдә китәргә мәҗбүр булган. Кыз бу сәяхәт аңа бик авыр бирелгәнен әйткән.

"Минем иң куркыныч, коточкыч сәяхәтем узды. Миңа бик авыр булды, мин моны үзем генә беләм. Бернәрсә дә ярдәм итмәде. Мин бу хәлнең нәрсә икәнен белмим. Казанга барганда 3-4 тапкыр тукталырга да туры килде", — дип уртаклашкан җырчы.

Фото: gorobzor.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: