Соңгы елларда һәр тарафта тулы заллар җыйган Илсөя Бәдретдинованың фанатлары сәгать саен арта бугай.
Җырчыны яратуын алар төрлечә исбат итәргә тырыша. Яше-карты кияүгә чакыра, кыз бала «ясап бирергә» дә тәкъдим итүчеләр берничә булды.
Ә бер фанаты җырчыга беләген фотога төшереп җибәргән. Анда җырчының «ИБ» логотибы белән «тату» ясалган. Илсөя Бәдретдинова бу гамәлдән шок хәлендә калган.
Фото: "татар-информ"