+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Безнең Эльмира икенче урында!

Кичә Беренче каналда туры эфирда "Голос" вокаль шоуының 11нче сезоны финалы узды.

Безнең Эльмира икенче урында!Безнең Эльмира икенче урында!
Безнең Эльмира икенче урында!

Анда Стәрлетамакта туган Эльмира Диваева икенче урынны алды.

Исегезгә төшерәбез, Эльмира Владимир Пресняков командасында чыгыш ясады. Аның белән бергә ул финалда популяр «Стюардесса по имени Жанна" җырын башкарды.

Киләсе турда Башкортстан артисты күптән түгел генә вафат булган Тина Тернерның "The best" исемле трегын башкарды. Эльмираның өченче номеры Валериянең «Была любовь» җыры булды.

Финалда җиңү өчен тагын өч кыз көрәште: Людмила Серебрякова (Баста командасы), Ирина Сыщикова (Антон Беляев командасы) һәм Виктория Соломахина (Полина Гагарина командасы).

Тамашачылар тавыш бирү нәтиҗәсендә Виктория Соломахина җиңде.

Эльмираны ихлас котлыйбыз!

Фото: социаль челтәрләрдән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас