Тагын ниләр өстәрсез?
Бүген җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың туган көне.
«Туган көнем белән мине. Шулай исән-имин генә, тыныч кына, бәхетле булып яшәргә язсын. Тормышымда булган барлык кешеләргә рәхмәт», – дип язып, фотолар куйган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Ландышны дуслары бик матур котлаган. Шул исәптән җырчы Илсөя Бәдретдинова да: «Бәхетең аягыңа уралып йөрсен, матур кыз», – дип комментарий калдырган.
Аңа җавап итеп, Ландыш: «Амин. Абынып кына егылмаска инде шулхәтле уралган бәхеттән», – дип көлгән.
Фото: социаль челтәрләрдән