

Салават Фәтхетдинов дуслары һәм тамашачылары яратып карый торган йорт кошларын күрсәтте. Видеода күренгәнчә, Салават кәбестә турый, ә тәвә кошы тәмләп ашап бара.
Җырчы аны башыннан сыйпап яратып ала, «ашаганда ашыкма» дип сөйләнә. «Бергә ашыйбыз, эшлибез, ял итәбез, йокламыйбыз гына. Исеме – Нурзадә», – дип язып куйган видео астына җырчы.
Ул «кытай тавыклары»н да күрсәтә.
«Менә өчесе, дүртенчесе, менә бишенчесе, анысына витаминны күбрәк биргәнмен, үсеп киткән. Нурзадә! Нәрсә, матурым?», – дип кеткелдәп көлә ул. Кытай тавыклары дигәне гади тавыклардан бераз кечерәк, ә бишенчесе - тәвә кошы.
Халык аның уңганлыгына шаккаткан.
Фото: татар-информ.