

Бөек урыс шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты бәяләп бетергесез. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителгән.
Александр Пушкинны еш кына хәзерге урыс әдәби теленә нигез салучы, дип атыйлар. Тәрҗемә итү өчен аның әсәрләре никадәр авыр булса да, планетаның барлык почмакларында диярлек шагыйрьнең үз укучылары бар. Русиядә аның иҗаты һәрчак популяр һәм кирәк булып кала. Пушкин әкиятләре белән балалар укырга өйрәнгәнче үк таныша.
Нәкъ менә 1799 елның 6 июнендә (яңа стиль буенча) Мәскәүдә Саша Пушкин туган. Совет чорында бу бәйрәм Пушкин шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Бу вакыйга һәрвакыт җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә һәм хәтта Сталин чорында да тантаналы чаралар белән оештырыла.
Пушкин шигърият бәйрәме хәзерге вакытта да уза һәм Бөтенрусия статусына ия. Шагыйрьнең туган көне 1997 елда Русия Президентының Указы нигезендә дәүләт статусын алды. Бәйрәмгә Пушкин тауларында һәм Михайловское музей-тыюлыгында (Псков өлкәсе) шагыйрьләр башкаруында шигъри әсәрләр тыңлар өчен меңләгән кеше җыела. Бәйрәмдә, кагыйдә буларак, танылган музыкантлар һәм актерлар катнаша.
Русиядә Пушкин көне ел саен илнең барлык шәһәрләрендә билгеләп үтелә. Бу көнне бөек шагыйрь иҗатына, әдәбиятка һәм урыс теленә багышланган күп кенә мәдәни чаралар уза.
Шунысын да әйтергә кирәк, 2011 елда Русия Президенты ел саен 6 июньдә Урыс теле көнен бәйрәм итү турында указга кул куйды. Документта бу истәлекле дата “Урыс телен Русия Федерациясе халыкларының гомуммилли байлыгы, халыкара аралашу чарасы һәм дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак саклау, үстерү максатларында” билгеләнә, дип әйтелә.
Күптеллелекне һәм мәдәни күптөрлелекне үстерү һәм ярдәм итү программасы кысаларында БМОда да Урыс теле көне билгеләп үтелә. 6 июньдә Урыс теле көнен уздыру турында карар БМОның иҗтимагый мәгълүмат департаменты тарафыннан 2010 елда ЮНЕСКО башлангычы белән ел саен 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне алдыннан кабул ителде.