+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төбәккә башкаладан кунакка туристлар килә

"Ишекләрне ачып, йөрәкләрне ачабыз" этнографик экспедициясе Башкортстанның туристик потенциалын ачачак. Чарада Мәскәү һәм Башкортстан "көмеш яшьтәге" туристлары белән алмашалар.

Төбәккә башкаладан кунакка туристлар килә
Төбәккә башкаладан кунакка туристлар килә

9 июньдә Мәскәүдән "Лаеклы ял" берләшмәсендә катнашучы 20 кеше Гафури районы авылларына киләчәк һәм урындагы халык йортларына тукталачак. Биш көн эчендә өлкән яшьтәге мәскәүлеләр бию һәм җыр традицияләре белән танышачак, башкорт киемнәрен киеп караячак, милли ризыклар әзерләргә өйрәнәчәк. Сәфәр башланганчы ук башкала туристлары онлайн дәресләрдә башкорт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, мифлары һәм йолалары белән танышачак.

«Лаеклы ял» автоном коммерцияле булмаган оешмасы сәяхәтләр, белем бирү экспедицияләре, өлкән буын өчен иҗади һәм сәламәтләндерү каникуллары оештыру белән шөгыльләнә.

Әлеге проект традицияләр белән танышуга, башкорт халкының милли мәдәниятенә этнографик кызыксыну формалаштыруга юнәлтелгән.

Ә июль башында башкалага җавап визиты белән барачак Гафури районы пенсионерларының сәфәре планлаштырыла. Гафурилеләр Мәскәүдә 5 көн гаиләләрдә үткәрәчәк, алар өчен экскурсия һәм мәдәни программа оештырылачак, алар Башкортстан мәдәнияте көннәрендә катнашачак. Пенсионерлар өчен Мәскәүгә сәяхәт бушлай.

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: