Ул операциядән соң фотоларын күрсәтте һәм иң еш бирелгән сорауга да җавап бирде.
«Бу көннәрдә үземә чәч куйдырдым. Соңгы 4-5 елда, ниндидер сәбәпләр аркасында, чәч коела башлады. Геннан дип беләм. Ниһаять, теләгем чынга ашты. Бу куелган чәчләр хәзер каты җил чыкса да, каты итеп тартсаң да коелмаячак», – дип шаярткан ул.
Блогерның язылучылары арасында да пеләшеннән оялучылар бар икән, алар операциянең бәясе белән кызыксынган. «Бәя чәч бөртеге санына карап түгел, ә күләмгә карап билгеләнә, ягъни 50-120 мең сумга кадәр», – дип җавап биргән табиб.
«Хатын-кыз керфек үстерә, каш ясата, ирен кабарта. Ир кеше ник үзе теләгәнчә матур була алмый? Ир кешенең күбесе пеләшлегеннән оялып йөри. Минемчә, бик яхшы процедура, һаман ясатасы да юк», – дип комментарийлар калдырганнар.
«Авыртамы?», «Мондый хезмәт бармыни?» – дип кызыксынучылар да бар.
фото: социаль челтәрләрдән
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/kepkalarynny-mina-birersen-bloger-ramis-cac-kucerep-utyrtu-buenca-operaciya-yasatkan-5859619