

- Яшь гаиләнең Казандагы тормышы ничек башланып китте? Авыр булдымы? - дип сораганнар Зөлфия ханымнан.
- Җәвит мине 13 квадрат метр мәйданлы тулай торак бүлмәсенә алып килде. Анда алар өч егет яши иде. Салих Сәйдәшев музее элек Камал театрының тулай торагы иде. Үзебез йоклый торган караватны "Әниләр һәм бәбиләр" спектакленең декорациясе белән бүлеп куйдык. Туй акчасына суыткыч алдык. Караватны өч кирпечкә күтәртеп, астына китаплар, яшелчә тозлаган банкаларны тутырдык.
Бала тугач, Җәвиткә йокларга урын булмады. Ярты гәүдәсе карават астында иде. Кунакка килгән Салават белән Ләйсән күреп шаккатып киткән иде. Теге бүлмәдәш ике егет тә өйләнде, аларның да балалары туды.
Ике ел ярым өч гаилә бер бүлмәдә яшәдек. Биш гаиләгә - бер аш бүлмәсе, бер кран, аннан да тамчылап салкын су ага. Нинди шартларда торганны әти-әнигә әйтмәдек. Тәрәзә янына килеп: “И, Раббым, үзебез генә ачып керә торган бүлмәбез булсын иде”, - дип сорый идем.
Балаларның бәхетенә, без яшәгән тулай торактан музей ясыйбыз дип, безгә Имәнлек урамында ике бүлмәле фатир бирделәр. Фатир алгач, бу бәхеткә ышанмадык. Иртә белән уянгач, күзне ачарга курка идек, төш кенә кебек иде. Шөкер итә белгәнгә, Ходай шушы муллыкны биргәндер, - дигән ул.
фото: социаль челтәрләрдән.