

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакле - фестиваль программасына кертелгән бердәнбер Русия әсәре. Мондый карарны Русия Милли театрлар ассоциациясе советы рәисе, Халыкара театр олимпиадасы комитеты әгъзасы, актер Валерий Фокин ярдәме белән кабул иттеләр.
– Республикада театр мәдәнияте дәрәҗәсе бик югары, һәм нәкъ менә Башдрамтеатр олимпиадада Русияне тәкъдим итү өчен сайланган, - дип билгеләп үтте Валерий Фокин республика Башлыгы Радий Хәбировка язган хатында. - Башкортстан коллективының мондый статуслы форумда катнашуы Русия Федерациясе мәдәниятен чит илләрдә лаеклы тәкъдим итәчәк.
"Джут" — драма, казах чыгышлы Русия драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча эшләнгән, Казахстанда 1930 еллардагы ачлык тарихы турында сөйли.
Спектакльнең премьерасы 2015 елның 16 октябрендә булды.