

Бүген кич ул башкала һәм төбәк кунакларын Конгресс-холл амфитеатрында үзенең чыгышы белән шатландырачак. Дмитрий Башкортстан башкаласында фестиваль турында тәэсирләре белән дә уртаклашты.
- Мин Уфада беренче генә тапкыр түгел, монда килергә дигән тәкъдимгә шатланып җавап бирдем. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мин яшәгән Красногорск башлыгы иде. Ул безнең шәһәрдә нибары бер ел эшләде, ләкин халык аны яхшы сүз белән искә ала, чөнки ул шәһәр өчен бик күп эшләде.
Башкортстанда булу, шул исәптән Радий Фәритович төбәк белән җитәкчелек иткәнгә күрә дә, миңа һәрвакыт ошый. Биредә бик үзенчәлекле мәдәният һәм гүзәл кешеләр яши. Монда Евразия йөрәге һәм төбәкләр форумы узуы - бу бик яхшы. Русия һәм Белоруссиянең элемтәсе бик мөһим, чөнки Белоруссия безнең илнең Русиядә һәм дөньяда барлыкка килгән катлаулы ситуациядә тугры дусты булып чыкты. Бу безнең дәүләтләр һәм тугандаш халыклар мөнәсәбәтләрендә тугрылыкны ассызыклый. Төбәкләр форумы нәкъ менә хәзер уза. Бу безнең дуслыкны раслый, - диде Дмитрий Харатьян.
Фото: bashinform.ru